news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р. Миңнеханов “Скартел” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

“Скартел” Mobile WiMAX базасында мәгълүматларны югары тизлектә тапшыру челтәрен Россиядә беренче булып кулланылышка керткән компания

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Хөкүмәт Йортында югары тизлекле интернетны, аерым алганда, WiMAX технологиясе базасында үстерү перспективалары хакында сөйләшү узды. Бу хакта ТР Премьер-минисры Рөстәм Миңнехановның “Скартел” компаниясе директоры Денис Свердлов белән очрашуы барышында сүз барды.

“Скартел” Mobile WiMAX базасында мәгълүматларны югары тизлектә тапшыру челтәрен Россиядә беренче булып кулланылышка керткән компания. Әлеге технология, челтәр абонентларына интернетка ялганышны саклаган хәлдә шәһәр буенча хәрәкәт итү мөмкинлеген бирә.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, ТР Хөкүмәте вәкилләре инде Mobile WiMAX мөмкинлекләреннән файдалана. Аерым алганда, алар Мәскәүдә командировкада булганда интернетка ялгануның бу ысулын кулланып һәрвакыт элемтәдә булу мөмкинлеген ала. “Скартел” җитәкчесе Денис Свердлов белдерүенчә, компания Татарстан белән “Электрон Хөкүмәт” кебек проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәргә өметләнә. Моннан тыш, 2013 елгы Универсиадага киң масштабларда әзерләнү дә әлеге заманча технологияләр ярдәмендә интернетка ялгануны таләп итә.

Министрлар Кабинетында узган очрашуда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов,ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Мәгълүмат технолгияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров катнашты. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100