news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Сингапур форумында шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге мәсьәләсенә тукталды

Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комлексы төзелеше, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, дәүләт-бизнес хезмәттәшлегенең җитди үрнәге

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Шәхси-дәүләт хезмәттәшлегенә нигезләнгән проектлар Татарстан икътисадының төрле тармакларында уңышлы тормышка ашырыла. Бүген Сингапурда IV Россия-Сингапур эшлекле форумында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Татарстан хөкүмәте башлыгы “Киләчәк хакына үзгәрешләр: яңа мөмкинлекләр”сессиясендә чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада барлык эре инвестиция проектлары дәүләт һәм бизнесның тыгыз хезмәттәшлегендә тормышка ашырыла. Татарстан территориясендә чыгарыла торган нефтьне эшкәртү күләмен арттыру турында карар кабул ителгәч, (хәзер бездә чыгарылган “кара алтын”ның 20 проценттан артыгы үзебездә эшкәртелә) республикада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комлексы төзелә башлады. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу проект - дәүләт-бизнес хезмәттәшлегенең җитди үрнәге. Аның сүзләренә караганда, проект 8 млрд. доллар белән бәяләнә. Менделеевскида төзелүче Аммиак, метанол һәм карбамид производствосы комплексы шундый проектларның икенчесе. Май аенда аны финанслауга Внешэкономбанк һәм РФ Инвестиция-венчур фонды, чит илләрдәге партнерлар кушылды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы әлеге проектка 870 млн. долларлык кредит линиясе ачылуын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов форум делегатларына республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аерым алганда, технопарк, бизнес-инкубаторлар, махсус икътисади зоналар төзелүе хакында сөйләде. Мисал итеп “Мастер” Кама индустриаль паркын, “Алабуга” МИЗ, “Кама Аланы” индустриаль паркы проектын китерде. Якын араларда Татарстанда мәйданы 30 мең кв. метрдан арткан югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк һәм “Биектау” логистика үзәге ачылачагын хәбәр итте. “Хәзер Татарстанда “Көнбатыш Аурупа-Кытай” халыкара транзит коридоры участогы төзелә. Ул республиканы җитди транспорт узелы итәргә ярдәм итәчәк”, -ди Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов республика вәкилләренең әлеге Азия иленә беренче сәфәренең нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелеше өлкәсендә тәҗрибә өйрәнү белән бәйле булганлыгын искә төшерде. Хәзер республика Россия-Сингапур эшлекле форумының даими катнашучысы. Премьер-министр үз чыгышында белдергәнчә, бүген Сингапурдан күп нәрсәгә өйрәнергә булыр иде. Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре быел июнь аенда Сингапурның Ачык сәясәт мәктәбендә һәм Дәүләт хезмәте көллиятендә ике атна стажировка узды. Ә хәзерге сәфәр барышында әлеге уку йортлары белән хезмәттәшлек турында озак вакытлы килешүләр имзаланды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыруда Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Сингапурның министр-остазы Ли Куан Ю белдергәнчә, Татарстан белән хезмәттәшлек икътисадның төрле өлкәләрендә дәвам итәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100