Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша
Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында, Сингапур Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә һәм бу процесста төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга тырыша. Рөстәм Миңнеханов Сингапурда шул хакта әйтте. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкчелегендәге делегация составында Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән рәсми очрашуда катнашты.
Максим Акимов очрашуда искәртеп үткәнчә, Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләр Сингапурга нигез салучы һәм аның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю тарафыннан моннан 50 ел элек урнаштырылган.
Россия һәм Сингапур арасында сәүдә-икътисади, модернизация һәм инновацияләр, энергетика, махсус икътисади зоналар белән идарә итү, кадрлар әзерләү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек җәелдерелә, дип өстәде ул.

2009 елда оештырылган югары дәрәҗәдәге Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе хезмәттәшлекне үстерүдә нәтиҗәле инструмент булып тора.
Яклар билгеләп үткәнчә, Евразия икътисади берлеге һәм Сингапур арасындагы ирекле сәүдә зонасы турындагы килешүләр илләр арасында икътисади элемтәләрне ныгыта алыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз