news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов:«Штрафлар түләтү эше суд приставлары хезмәте белән үзара багланышларга бәйле»

Лаеш, Әлки районнарында җибәрелгән материалларның суд приставлары тарафыннан 5 һәм 22 проценты гына үтәлгән

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан узган елны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганлык турында 2,3 млн. очрак беленеп чара күрелгән, шуларның 70 проценттан артыгы юлларда транспорт һәлакәте китереп чыгарырлык төп сәбәп санала. Кагыйдә бозу очракларының 2,2 млн. чамасында рульдәгеләр гаепле булса, 161,5 меңендә – җәяүлеләр. Статистика мәгълүматлары транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән 1,1 млн. очракта тизлекне билгеләнгән нормадан арттыру турында сөйли.

Карарларны башкару эшендә барлыгы 2 млн. чамасы административ материал булган, шуларның 144 меңе, ягъни 7 проценты гына башкарылмый калган. Шулай булуга карамастан, җавапка тартуда гаепне кире какмаслык итеп раслау мәсьәләсендә проблемалар бар, дөрес, видеокүзәтү, фотофиксация материаллары бу яктан зур ярдәм күрсәтә.     

 Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә республика буенча эчке эшләр бүлекләренең дәүләт автоинспекцияләре подразделениеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясаган республиканың баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга билгеләнгән штрафны түләмәгән өчен судларга 4,5 меңнән артык административ материал җибәрелгән, алар нигезендә 3,5 мең закон бозучыга карата штраф түләтү каралган, 990ына карата – кулга алу турында. «Шул ук вакытта, кайбер районнардагы ЮХИДИ башлыкларының эше канәгатьләнерлек булмау сәбәпле, әлеге маддә санкцияләре кулланылмаган, нәтиҗәдә, кагыйдә бозучылар җаваплылыкка тартылмаган», - дип, Р.Миңнеханов штрафлар түләтүдә дәүләт автоинспекциясенең суд приставлары хезмәте белән үзара багланышлар дәрәҗәсе нинди булуга бәйле, дигән фикер белдерде. Әйтик, былтыр суд приставлары хезмәтенә ирекле рәвештә штраф түләү срогы узган 205 мең тирәсе материал җибәрелгән булган, шуларның 69,8 меңнән күбрәге үтәлмәгән. Бу мәсьәләдә бигрәк тә Лаеш, Әлки районнарында хәл начар санала, чөнки җибәрелгән материалларның суд приставлары тарафыннан 5 һәм 22 проценты гына үтәлгән.     

Бүгенге утырышта ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Владимир Насонов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Хәмит Шәрипов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге  идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов һәм көч структуралары, хокук һәм законлылык сагындагы хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100