Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Самарада В.Путин рәислегендә узган утырышта катнашты
Стратегия инициативалары агентлыгы күзәтчелек советы утырышында оешма эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2018 елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узган Стратегия инициативалары агентлыгы күзәтчелек советы утырышында катнашты. Бу турыда мәгълүмат республика башлыгы сайтында урнаштырылган.
Стратегия инициативалары агентлыгы күзәтчелек советы утырышында оешманың алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2018 елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Агентлык тарафыннан хупланган һәм тәкъдим ителгән проектларга инде ярты миллионлап кеше җәлеп ителгән. Бирегә шулай ук “Лидерлар клубы” да керә, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Стратегия инициативалары агентлыгының эшчәнлеге нәтиҗәсендә 37 төбәктә балалар технопарклары - кванториумнар ачылган. Яңа һөнәрләр атласына да ихтыяҗ булган. Быелгы ел дәвамында илнең 51 төбәгендә кванториумнар булдыру планлаштырыла.
1 млрд сум дәүләт акчасы Стратегия инициативалары агентлыгының “Киләчәккә билет” проектына биреләчәк. Аны гамәлгә кертү яңа уку елыннан башланачак, дип әйтте Россия Президенты.
Владимир Путин Федерация субъектларында эшлекле уңай климат тудыру буенча эшне дәвам итәргә чакырды. “Илкүләм эшмәкәрлек башлангычлары кысаларында без кануннарны сизелерлек яңарттык, шактый каршылыкларны бетердек. Биредә даими рәвештә алга бару мөһим. Инвестицион климат торышын илкүләм рейтинг - аудит кысаларында урыннарда куллану өстәмә рәвештә эшләнергә тиеш”, - дип искәртте Россия Президенты.
Бүгенге көндә төбәкләргә максатчан бизнес-мохит модельләрен тормышка ашыруда кичекмәстән ярдәм күрсәтергә кирәк. Халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән социаль башлангычларга ярдәм итүдә көчләрне тупларга кирәк, дип билгеләп үтте Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз