news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Сабан туен мәдәниятне, милли үзенчәлегебезне күрсәтү мөмкинлеге дип исәпли

"Чувашстан республикасында татарлар саны ягыннан өченче милләт, ә чувашлар Татарстанда саны буенча өченче урында", - диде Татарстан Президенты.

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе безнең мәдәниятне, милли үзенчәлегебезне күрсәтү өчен зур мөмкинлек дип исәпли. Бу турыда ул Чабаксарда федераль Сабан туе вакытында журналистларга әйтте.

"Монда кем син дип берәү дә сорамый. Син җырлый, бии аласың, кем тели, ярышларда көч сынаша. Дуслар туганнар белән килеп, чәй эчәргә дә була", - диде Татарстан Президенты.

"Бу безнең яраткан бәйрәмебез. Бүген бу бәйрәм татарлар өчен генә дә түгел. 30 илдә, 57-58 төбәктә, Татарстанда һәр авылда уздырыла. Чувашстанның татар авылларының һәркайсында үткәрелә. Без күршеләребезгә рәхмәтле. Икенче тапкыр алар шундый Сабан туе уздыра, башкаланың иң үзәгендә, Идел ярында. Яхшы итеп оештырылган. Без канәгать", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Чувашстан белән товар әйләнеше 8-9 млрд сумга якын булуын әйтте. "Күпчелеге Татарстаннан. Без машина төзү, нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итәбез. 2 млрд сумга якын Чувашстан республикасы продукцияен алабыз. Бүген электр техникасы буенча иң заманча предприятиеләрнең берсендә булдык. Биредә тулы кластер булдырылган. Бик көндәшлеккә сәләтле продукт. Безнең предприятиеләр база буларак сезнең җиһазны ала. Бу бик перспективалы предприятие. Мин киңәйтү буенча бераз киңәш тә бирдем. Тулаем алганда, хезмәт хакы югары, эш шартлары яхшы", - дип бәяләде ул.

Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев үзенең беренче эш көннәреннән үк Рөстәм Миңнеханов белән ике як өчен дә отышлы шартлар тудыру турында килешкәннәрнн сөйләде. "Бу эшмәкәрләргә дә, социаль- мәдәни өлкәдә дә аралашырга, тәҗрибә алмашырга мөмкинлек бирә. Мин бу бәйрәмнең Чабаксар территориясендә узуыннан хозурланам. Безнең Чувашстан республикасында татарлар саны ягыннан өченче милләт, ә чувашлар Татарстанда саны буенча өченче урында. Ходай шулай теләгән. Безнең өчен бу бәйрәмне уздыру зур мәртәбә, чөнки бу Россия культурасы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, традицияләре, алар күп милләтле халвкның уникаль мәдәният өлеше. Без шулай куәтлерәк күренәбез", - диде Игнатьев.

"Яхшы эшне Ходай Тәгалә дә күрә. Яңгыр яву әйбәт күрсәткеч. Без дөрес юлда, димәк", - диде яңгыр тамчылый башлаган мизгелләрдә Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100