news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: «Рульдәге физик затлар вөҗданында 543 кешенең үлеме бар»

Рульдәгеләр гаебе белән булган һәлакәтләрнең 92 проценты, ә алар 4209 очрак, физик затлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыккан

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан юлларында транспорт белән бәйле 5572 һәлакәт булган, шулар нәтиҗәсендә 689 кешенең гомере өзелгән, 6966 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән һәм болар барысы да нибары бер ел – 2009 ел эчендә булган куркыныч статистика.

 Дөрес, 2008 ел белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 387гә (ягъни 6,5 процентка), һәлакәтләрдә үлүчеләр 24 кешегә (3,4 процентка), тәне каза күрүчеләр 654кә (8,6 процентка) кимрәк. Әмма шундый статистик мәгълүматлар әзерләүнең былтыр үзенчәлеге бар: 2009 елга кадәр юлларда транспорт һәлакәте корбаны дип һәлакәт булган урында яки һәлакәттәге җәрәхәтләреннән 7 тәүлек эчендә үлеп киткәннәр саналса, узган елдан ул срок 30 тәүлеккә кадәр озайтылган (һәлакәттән соң 30 тәүлек эчендә былтыр 39 кеше үлгән).         

  Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов идарәдә үткәрелгән матбугат конференциясендә узган елгы эшчәнлеккә хисабында шундый мәгълүматлар китерде.

 Республиканың баш автоинспекторы сүзләренчә, транспорт һәлакәтләренең 2108е (ягъни 37,8 проценты) җәяүлене таптату очрагы буларак теркәлгән, 1976сы (35,5 проценты) машиналар бәрелешүгә, 789ы (14,2 проценты) транспорт чарасының әйләнеп каплануына, 293е (5,3 проценты) каршылыкка килеп төртелүгә, 62се (1,1 проценты) туктап торган транспортка бәрелүгә бәйле. «Рульдәгеләр гаебе белән булган һәлакәтләрнең 92 проценты, ә алар 4209 очрак, физик затлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыккан, алар вөҗданында 543 кешенең үлеме бар, 5653 кешенең тәне җәрәхәтләнүгә алар сәбәпче», - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән кешенең ваемсызлыгы 379 һәлакәт китереп чыгарган, 70 кеше үлгән һәм бу 2008 елдагыдан 60,1 процентка күбрәк, тагын 566 кеше җәрәхәтләнгән, дип шәрехләде ул.

 Былтыр транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләрнең 30 проценттан артыгы тизлекне хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек кадәр сайлый алмауга, ягъни зур тизлектә баруга, 17 проценттан артыгы юллар чатында кагыйдәләрне үтәмәүгә, 9 процентка якыны исерек килеш транспорт белән идарә итүгә һәм шуның кадәр үк процент алдан барган транспортны узганда, гадәттә, каршы юл хәрәкәтенә чыгуга һ.б. карый.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100