news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә

Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар, дип ассызыклый Татарстан Президенты.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгатендә белдерә, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Республика лидеры сүзләренчә, Россиянең истәлекле даталары арасында бу көн әһәмиятле урын алып тора.

"Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.

Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды.

Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар.

Без, республикабыз һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт куюлары өчен, барлык халыклар, конфессияләр, шулай ук төрле буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кадерле дуслар, Халыклар бердәмлеге көнендә сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим.

Бәйрәм котлы булсын! ", - диелгән Президентның мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100