news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р. Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына кайгынамә юллады

Республика башлыгы Россиянең Төркия Республикасындагы илчесе Андрей Карловны үтерүне оештыручыларның тиешле җәза алачагына ышанычын белдерде.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия чит ил министры Сергей Лавровка Анкарада Россиянең Төркия Республикасындагы илчесе Андрей Карлов үтерелү сәбәпле кайгынамә телеграммасын юллады.

Республика башлыгы телеграммада Андрей Карловның искиткеч кеше һәм күренекле дипломат булуын, Россия абруен һәм элемтәләрен ныгытуда күп көч куйганлыгын билгеләп үтте.

«Аның эшчәнлеге һәрвакыт туган илне ихлас ярату, аны көчле һәм чәчәк атып килүче ил итеп күрү белән сугарылган иде. Андрей Геннадьевичның авторитеты һәм үз эшенең остасы булуы безгә, татарстанлыларга күп кенә актуаль мәсьәләләрдә, Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы Россия-Төркия багланышлары кысаларында киңкырлы хезмәттәшлекне киңәйтү буенча дәүләт бурычларын чишүдә булышып килде», – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов: «Хәкыйкатьнең ачыкланачагына, оештыручыларның җинаятьләре өчен тиешле җәза алачагына ышанабаз, ә халыкара террорчылык белән көрәш дәвам итәчәк», дип искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100