Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Россия транспорт министрына республикада юл-транспорт челтәре турында сөйләде
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты.
(Казан, 14 август, "Татар-инфрм"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашып, республикада юл-транспорт челтәре турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республикада юл-транспорт челтәре үсеше турында, Татарстанның юллар хуҗалыгында гамәлгә ашырылучы мөһим проектлары турында сөйләде.

2018 елда Татарстан Республикасында юл эшләре программасы буенча финанслау 26,9 млрд сум тәшкил итә. Бу программа исәбенә Татарстан Республикасында 2018 елда 69,4 км төбәк автомобиль юлларын төзекләндерү; 195,8 км төбәк автолын һәм 10 күперне ремонтлау планлаштырыла.
2018 елда Татарстанда торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау, булган асфальт-бетон өслекләрне ремонтлау, ишегаллары территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны ремонтлау эшләре башкарыла.

Казанда 2018 елда «Имин сыйфатлы юллар» программасы буенча шәһәр юл-урам челтәрен эшләре гамәлгә ашырыла.
Очрашу Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз