news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары белән очрашты

Алар экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, сулыклар пычрануын кисәтү һәм саклау турында сөйләште.

Р.Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, сулыклар пычрануын кисәтү һәм саклау турында сөйләштеләр.

Искәртик, Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов Казанга РФ Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохит буенча Комитет утырышнда катнашу өчен килде. Чара Идел елгасын саклау һәм пычрануын кисәтү чараларын гамәлгә ашыруга багышланды.

"Татар-информ" бүген Көнкүреш химиясе, ашлама җитештерүчеләрдән Иделне саклау өчен җыем җыярга тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot