news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Россия – спорт державасы” Казанга тагын кайтыр, дип ышанам”

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Казанга форумга килгән кунакларга рәхмәт белдерде

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы нәтиҗәләре буенча узган пленар утырышта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар һәм кунакларга рәхмәт белдерде, форум кайчан булса да Казанга кайтыр дип өметләнүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Россия – спорт державасы” - ул хакимият һәм бизнес диалогында күп кенә әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек биргән уникаль, яңа вакыйга.
Форум вакытында республикада физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендә, шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында нинди эшләр башкарылуын күрсәтергә тырыштык, - дип шәрехли Миңнеханов сүзләрен ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. – Бүген Россия Казанда Универсиада һәм Сочида Олимпиада үткәрергә әзерләнә, футбол буенча дөнья чемпионаты да безнең кулдан килер дип өметләнәм”.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Казанга форумга килгән кунакларга рәхмәт белдерде. “Форум Татарстан өчен зур вакыйга булды, шуңа күрә ул кайчан булса да Казанга кайтыр дип ышанам”, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100