news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Россия – спорт державасы” форумына Универсиаданың ике объекты ачылачак”

ТР Премьер–министры 22–25 октябрь көннәрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” форумы иң югары дәрәҗәдә оештырылыр, дип ышана

(Казан, 6 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов 22–25 октябрь көннәрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” форумы иң югары дәрәҗәдә оештырылыр, дип ышана.
Бүген Мәскәүдә ачылган Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең яңа матбугат үзәгендә оештырылган матбугат конференциясендә ТР Хөкүмәте башлыгы әнә шулай дип белдерде. Казандагы “Вести” студиясендә (анда Рөстәм Миңнеханов сорауларга җавап бирде) видеокүпер оештырылды. Турыдан–туры эфирда трансляцияне vesti.ru">«Вести 24» телеканалы алып барды.
Рөстәм Миңнеханов республикада физик культура һәм спортны үстерү өчен ниләр эшләнүе хакында сөйләде. “Спорт без алып барган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, – дип ассызыклады Премьер. – Быелгы ел Татарстанда тикмәгә генә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителмәде”.
ТР Хөкүмәте башлыгының сүзләренә караганда, республикада бер үк вакытта массакүләм спортны да, югары казанышлар спортын да үстерергә тырышалар. “Соңгы елларда Татарстанда халыкның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүе өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан күп нәрсә эшләнә. Кызу темплар белән заманча спорт корылмалары төзелә, бүгенге көндә аларның гомуми саны 8,5 меңгә җитә, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Республика территориясендә ясалма бозлы өсте ябулы 30 шугалак төзелүен аерым билгеләп үтәм – бу илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе”.
Премьер соңгы 10 елда Татарстанда 118 бассейн, 84 физкультура–сәламәтләндерү комплексы һәм 41 стадион төзелүе хакында хәбәр итте. Соңгы елларда шулай ук 70 кә якын балалар спорт мәктәбе һәм 2 олимпия резервы училищесы ачылды. “Мондый нәтиҗәләргә республика бюджетындагы һәм компания акчаларын берләштерү, Татарстанның барлык федераль программаларда катнашуы нәтиҗәсендә ирешелде”, – диде Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тренерлар әзерләү һәм аларга ярдәм күрсәтү системасын үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады. “Соңгы 10 елда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 1,5 тапкырга артты. Республикада яшәүче биш кешенең берсе даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, – дип хәбәр итте ул. – Без массакүләм спортны югары казанышлар спортыннан башка актив рәвештә үстереп булмавын яхшы аңлыйбыз. Безнең «Ак Барс», «Рубин», УНИКС, «Зенит-Казан», «Синтез», «КАМАЗ-Мастер» командаларын, Россия, Ауропа һәм дөнья чемпионтларында, Олимпия уеннарында җиңү яулаган татарстанлыларның исемнәрен бөтен кеше дә белә дип уйлыйм”.
ТР Премьер–министрының сүзләренә караганда, Татарстан Халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын даими үткәрү урынына әверелде. Мисал өчен, соңгы өч елда республикада дүрт дөнья чемпионты, Ауропа һәм дөньякүләм ярышлар узды. Ел саен Россия укучылары Спартакиадасының финал ярышлары үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында төрле профильдәге 30 спорт корылмасы торгызырга кирәк, аларның яртысы югары уку йортлары каршында төзелә. “Бүгенге көндә 30 объектның 29 ында эшләр бара. Якын көннәрдә 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы төзү эшләре башланып китәргә тиеш”, – дип хәбәр итте ул. “Россия – спорт державасы” форумын үткәрү көннәрендә Универсиаданың ике зур объектын – Көрәш сарае һәм Теннис академиясен ачу күздә тотыла.
Премьер Универсиада авылына аерым тукталды. Ул 13 мең кешене сыйдырачак һәм зур Халыкара вуз үзәге, шулай ук спортның җәйге төрләре буенча Россия җыелма командаларын әзерләү өчен база булып хезмәт итәчәк.
“Республика һәм Казан җитәкчелегенең форумны иң югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин итәчәгенә ышандырам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100