news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Ирландиядә

Әлеге рәсми сәфәр барышында Россия һәм Ирландия арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләшүләр узачак

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе Ирландиягә юл тотты. Делегация составында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та бар, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте.
Әлеге рәсми сәфәр барышында Россия һәм Ирландия арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләшүләр узачак. Бүген Дублинда, Ирландия тышкы эшләр министрлыгында, Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышы узды. Иртәгә Дублин шәһәрендә Россия-Ирландия бизнес-форумы узачак. Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның чыгышлары планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot