Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Россия-Мисыр багланышлары ике илнең мөмкинлекләренә туры килми дип исәпли
Рөстәм Миңнеханов һәм Әбдел-Фәттах Әс-Сиси Татарстан һәм Мисыр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россия һәм Мисыр арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсе әлегә ике арадагы хезмәттәшлекнең реаль мөмкинлекләреннән ерак тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Шуны әйтәсем килә: безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсе әлегә ике илнең мөмкинлекләренә җавап бирми», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Белем бирү программасы һәм мәдәни алмашу кебек юнәлешләрдә алга китеш булса да, бу гына җитәрлек түгел, диде Татарстан Президенты Мисыр Президенты белән очрашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашып.
«Без ике арадагы хезмәттәшлекне киңәйтү юлларын билгеләдек. Сәүдә-икътисади өлкәдә генә түгел, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә. Туристлар алмашу өлкәсендә потенциал бик зур. Безнең халык Мисырда ял итәргә бик ярата. Әлеге юнәлешләрне оптимальләштерербез дип уйлыйм», - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты Россия һәм Мисырның стратегик партнерлар булуын һәм ике ил икътисадының тагын да тирәнрәк интеграциясен күзәтергә теләвен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз