news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Россия–Казахстан форумында Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәк

15нче Төбәкара хезмәттәшлек форумы делегатлары ике илнең туризм үсешендәге тенденцияләр хакында фикер алышачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Петропавловскида башланган Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумының делегаты булачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә, 9 ноябрьдә, Казахстанның Петропавловск шәһәрендә дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев катнашында Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумы узачак. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - диде Галимова.

Россия һәм Казахстанда туризм үсешенең яңа алымнары һәм тенденцияләре фикер алышуда төп тема булачак, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле. Татарстан стендында республиканың туристлык тармагындагы потенциалы тәкъдим ителәчәк.

  • XV Россия – Казахстан Төбәкара хезмәттәшлек форумы Казахстанның Петропавловск шәһәрендә уза. Анда 1000 делегат һәм дәүләт органнарыннан 150 җитәкче катнашыр дип көтелә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot