news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов «Россия-2018» оештыру комитеты» утырышында катнашты

В.Путин видеоконференцэлемтә режимында «Россия-2018» оештыру комитеты» автономияле коммерциячел булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Кичә Рөстәм Миңнеханов «Россия-2018» оештыру комитеты» КАБОның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференцэлемтә режимында «Россия-2018» оештыру комитеты» автономияле коммерциячел булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.

Чарада стадионнарның һәм башка инфраструктур объектларның футбол буенча булачак дөнья чемпионатына әзерлеге, шулай ук турнирны транспорт, медицина һәм мәгълүмат ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot