Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Росреестр идарәсендә һәм кадастр палатасында үз эшен яхшы белгән, өйрәтелгән белгечләрне саклап калу өчен тырышырга кирәк”
Президент ТР буенча Росреестр идарәсе һәм кадастр палатасы эшчәнлекләренә уңай бәя бирде
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм “Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесе ТР буенча филиалы эшчәнлеген югары бәяләде. ТР буенча Росреестр идарәсе һәм федераль кадастр палатасы филиалы 2014 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы 2015 нче елга бурычларны билгеләүгә багышланган коллегия утырышын уздырды.
Төп докладлар белән ведомство башлыклары Азат Җаббаров һәм Ленара Мозаффарова хисап тотты. ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча идарә тарафыннан күчемсез милеккә 850 меңнән артык хокук һәм килешү теркәлгән, бу, тулаем алганда, 2013 ел нәтиҗәләренә тәңгәл һәм үзгәртеп коруга кадәр булган эшчәнлекнең максималь күрсәткечләреннән 13 процентка артык.
2013 ел белән чагыштырганда, былтыр җир участокларына милек хокукын теркәү 37,4 процентка арткан. Узган елда җир биләмәләренә карата теркәү гамәлләренең гомуми саны 319 мең 893не тәшкил иткән. Торак биналарга карата теркәлгән милек хокукы 429 мең 516 дан гыйбарәт, бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 7,7 процентка ким. Торак булмаган биналарга милек хокукын теркәү буенча күрсәткечләр 6,6 процентка арткан һәм 99 мең 548не тәшкил иткән. Узган елда өлешләп төзү килешүләренең артуы күзәтелә. Узган елда 17 меңнән артык өлешләп төзелеш килешүе рәсмиләштерелгән.
Азат Җаббаров сүзләренә караганда, берникадәр сүлпәнлектән соң, теркәлгән ипотекалар санының икенче ел рәттән күпкә артуы күзәтелә. Былтыр 100 мең гә якын ипотека теркәлгән, бу 2013 нче ел белән чагыштырганда, 13 процентка артык һәм үзгәртеп коруга кадәр булганнан берничә мәртәбә күбрәк. Барлыгы 400 меңләп ипотека теркәлгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Росреестр һәм кадастр палатасының нәтиҗәле эше күчемсез милек базарының уңышлы гамәлдә тору нигезе булып санала. Президент соңгы елларда хезмәтнең тамырдан зур үзгәрешләр кичерүен искәртте. “Барлыкка килгән уникаль мөмкинлекләр без куйган бурычларны уңышлы хәл итәргә булыша”, - дип белдерде ул.
Республика башлыгы күп функцияле үзәкләр буенча күләмле эш башкарылганын ассызыклады, тик аларның бүген арадашчы звено ролендә булуы белән килешмәде. Аның фикеренчә, бу хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртмаячак. “Росреестрны һәм кадастр палатасын көчәйтү зарур. Бу бердәм комплекста булырга тиеш. Бүгенге база, сервер без гамәлгә ашыра торган бурычларга караганда тагын да зуррак, җитдирәкләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – безгә халык мәшәкатьләрен киметүгә омтылырга кирәк. Шуңа күрә сезнең эшегездә электрон хезмәтләр үтемлелеге аеруча зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент хезмәткәрләр штатын кыскарту мәсьәләсенә карата борчылуын белдерде. Аның фикеренчә, бу дөрес түгел, киресенчә, киңәйтү турында уйланырга кирәк. “Персонал саны эш күләме, бурычлар, булган йөкләмә белән тәңгәл булырга тиеш. Штатны кыскартып, бу хезмәтләрне беркем дә күрсәтә алмаячак. Үз эшен яхшы белгән, өйрәтелгән белгечләрне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Бу мәсьәлә буенча федераль үзәккә мөрәҗәгать итү зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе капиталь төзелеш объектларының белешмәләр базасында булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Физик затлар мөлкәтенә салым мәсьәләсендә Президент Финанс министрлыгына, салым хезмәтенә, Росреестр идарәсенә, Кадастр палатасына, урыннардагы хакимияткә бердәм төстә актив рәвештә эшләргә кирәк, дип күрсәтмә бирде.
Сүз уңаеннан, салым күләме үзгәреше турында журналистларга “Росреестрның федераль кадастр палатасы” учреждениесенең ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Наталья Жалдак та аңлатып узды. Салымны исәпләгәндә, закон тарафыннан бүлмәдән 10 кв.м, фатирдан 20 кв.м һәм шәхси йортлардан һәм дачалардан 50 кв.м чигерү дә каралган. Бу салымны түләүдән азат ителгән гражданнар исемлеге саклана. Әйтик, Казанда бәясе уртача 2,1 млн сум булган 50 кв.м мәйданлы фатирны алсак, салымның 20 проценты чигерелүен исәптә тотканда, 2020 нче елга мондый фатирдан салым 2,5 мең сумга якын булачак.
Хәзерге вакытта дәүләт күчемсез милек кадастрында объектларның кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре бар. Алар филиалга 2014 нче елның декабрендә килеп ирешкән. 2015 нче елның 1 гыйнварыннан теләсә кайсы зат кадастр белешмәсе сыйфатында бу мәгълүматлар турында бушлай сораша ала яки кадастр паспорты һәм кадастр өземтәсе рәвешендә аларны түләүле нигездә белеп була. Объектның кадастр бәясен Росреестр сайтында “Күчемсез милек объектлары турында on-line режимында белешмә” сервисында яки ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре сайтында да белешү мөмкинлеге бар.
“Тулаем алганда, куәтле система эшләп килә. Төгәл, җайга салынган эш күренә. Сезнең уңай эшчәнлегегез халыкның хакимияткә мөнәсәбәтендә дә чагылыш таба. Теләсә нинди хата-кимчелек, җитешсезлек халык карашында сизеләчәк”, - дип төгәлләде Татарстан башлыгы һәм идарә вәкилләренә нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткереп, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов ведомство алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сатыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз