Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов РФ Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты
Яклар Татарстанның банк секторы үсеше буенча фикерләште
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты.
Очруша ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – РФ Үзәк банкының ТР буенча Илкүләм банкы бүлеге идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. катнашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре, төбәкнең банк секторы үсеше турында фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз