Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р. Миңнеханов РФ субъектларында инвестицияләр климаты торышының илкүләм рейтингы буенча белем бирү семинары ачылуда катнашты
Чара видеоконференция форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә
(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты торышының илкүләм рейтингы буенча белем бирү семинары уза. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Чара видеоконференцэлемтә форматында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән көн дәвамында үткәрелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бу – “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентылыгы” (АСИ) автоном коммерцияле булмаган оешма уздыра торган беренче төбәк белем бирү семинары. Без АСИга эше өчен рәхмәтле, чөнки федерация субъектларында бүгенге көндә инвестицияләр климаты торышы бик мөһим юнәлеш, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге, инновацияле икътисад булдыру мәсьәләләрен эшләргә кирәк.
Семинар барышында төп доклад белән The Boston Consulting Group директоры Игорь Кустарин чыгыш ясады. Ул илкүләм рейтингның бурыч һәм максатлары турында, аның эш ысуллары һәм шулай ук рейтинг кысаларында Татарстан өчен актуаль үсеш юнәлешләре турында хәбәр итте.
Искәртик, Россия Федерациясе субъектларында инвестицияләр климаты торышының илкүләм рейтингы – алдынгы эшлекле ассоциацияләр һәм Стратегик инициативалар агентлыгының уртак проекты, ул төбәкләрдә бизнес-климатны яхшырту буенча хакимият органнары эшчәнлеген объектив комплекслы бәяләүне формалаштыруга юнәлдерелгән.
Доклад белән чыгыш ясаучы сүзләренчә, 2015 ел уртасында билгеле булачак киләсе рейтингта федерациянең бөтен субъектлары катнашачак.
Төгәлрәк мәгълүмат - Стратегик инициативалар агентлыгының рәсми сайтында http://www.asi.ru/regions/rating. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз