Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов РФ Президентының “Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” медальләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов “Сәләт” фондына һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә автомобиль ачкычлары тапшырды
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының “Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медальләрен тапшырды.
Бүләкләү чарасы “ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең 20 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә кую тәҗрибәсе һәм перспективалары” темасына багышланган утырыш кысаларында узды.
Шулай итеп, РФ Дәүләт Думасының физкультура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов “Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медальләре белән бүләкләнделәр.
Шулай ук “Бердәм Россия” БСП ТТБ башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков, ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Тимур Бәхтияров, Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе Аденийи Адебайо да Россия Президенты медальләренә ия булды.
А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ һәм Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте “Россия патриоты” мактаулы билгесенә лаек булды. Шулай ук Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов “Сәләт” фондына һәм “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз