news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик планлаштыру һәм өстенлекле проектлар советына кергән

Советның беренче утырышы июльдә булачак

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Стратегик планлаштыру һәм өстенлекле проектлар советын булдыру турында указ имзалаган, аны шәхсән үзе җитәкләячәк. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кергән, дип яза «КоммерсантЪ».
Басма мәгълүматларына караганда, советның даими эш органы РФ Премьр-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге президиум булачак. Премьерның бу вазыйфада ике урынбасары бар - беренче вице-премьер Игорь Шувалов һәм РФ Президенты ярдәмчесе РФ Андрей Белоусов. Президиумның җаваплы секретаре итеп премьер ярдәмчесе Андрей Слепнев билгеләнгән.
Утырышларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе башлыгы Александр Браверман, Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгы Андрей Никитин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Калуга һәм Воронеж өлкәләре губернаторлары Анатолий Артамонов и белән Алексей Гордеев катнаша ала.
Советның беренче утырышы июльдә булачак, дип белдерде Дмитрий Медведев.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

news_right_1
news_right_2
news_bot