news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: Республика тарихы нефть сәнәгате тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән

Тантаналы чаралар Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.

Р.Миңнеханов: Республика тарихы нефть сәнәгате тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән
president.tatarstan.ru

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Республика тарихы нефть сәнәгате тарихы белән турыдан-туры бәйләнгән, һәм бу һөнәри бәйрәм лаеклы рәвештә бөтенхалык бәйрәменә әверелде, диде Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә тантаналы чарада чыгышында. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана Татарстан нефтен торгызу тарихына багышланган зур театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. 

Чара Әлмәт үзәгендә Ленин мәйданында уза. Тантаналы чаралар шулай ук Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуга һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына да багышлана.

«Нефть һәм газ – илебезнең иң зур байлыгы, бу безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Нефтьчеләрнең һәм газчыларның тырыш хезмәте, аларның югары профессиональлеге һәм җаваплылыгы илебез икътисадының нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт Россиянең энергетика иминлеге гаранты, гражданнарның уңай һәм лаеклы тормышы чыганагы булды.

Татарстан Президенты республиканың илебезнең төп нефть чыгару үзәкләреннән берсе булуын искә алды. «Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә без Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуны һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгын да бәйрәм итәбез. Бу еллар эчендә Татарстан җир астыннан 3,3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Татарстан нефте нәтиҗәсендә илебез Бөек Ватан сугышыннан соң икътисадны торгызу, космосны үзләштерү һәм фәнне үстерү өчен колоссаль ресурслар алды. Ветераннарга безнең нефть сәнәгате нигезләрен булдырган өчен зур рәхмәт. Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, без аның 65 еллыгын билгеләп үтәбез», - диде ул.

Татарстан Президенты республика нефть сәнәгатен яңартуның югары темпларын, ресурс базасын тулыландыруны, социаль программаларны гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына югары бәя бирүен дә искәртте.

Россия нефть сәнәгате тарихында Татарстан нефтьчеләре өлеше зур, диде Татарстан Президенты.

Татарстан нефте Әлмәт авылын республиканың сәнәгати яктан иң алга киткән шәһәрләреннән берсенә әверелде. «Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, тормыш өчен уңайлырак була бара. Бүген яңа объектлар – «Сәламәтлек» паркы, «Татнефть» парк зонасы, бу яңа социаль объектлар нефть башкаласының бизәгенә әверелде!» - диде Татарстан Президенты.

Аннары «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маһанов хәбәр иткәнчә, компания киләчәктә дә нефть төбәге шәһәрләрен һәм бистәләрен яңартуны дәвам итәчәк.

Шуннан соң нефть коллективлары парады узды. Анда спортчылар, Әлмәт Нефть институты студентлары, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге техникумнары укучылары, «Татнефть» ГАҖ социаль программаларында катнашучылар да булды.

Аннары бәйрәм шәһәр урамнарында дәвам итте. Ленин мәйданында концерт программасы төбәк һәм республика иҗат коллективлары катнашында узды.

Моннан тыш, шәһәр үзәгендә «Татнефть» төркеме һәм төбәк нефть сервисы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсының финал ярышлары узды.

Бәйрәм гадәттәгечә фейерверк белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot