Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов республика предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү буенча киңәшмә үткәрде
2023 елда «Алабуга» МИЗ эш урыннарын 16 мең кешегә кадәр арттыру планлаштырыла.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, ресурс үзәкләре, махсус зонаның резидент предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә 56 резидент компания теркәлгән. Шуннан алда гына 4 яңа җитештерү ачылды. «Эре заводмы ул яисә зур булмаган җитештерүме – һәр проект безнең өчен кызыклы. Без „Алабуга“ МИЗ территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруга әзер булган инвесторларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде ТР Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, «Алабуга» МИЗда әлегә 6551 кеше эшли. 2023 елга югары җитештерүчән эшче урыннар санын 16 меңгә кадәр арттырырга кирәк. «Бүген персонал мәсьәләсе беренче планга чыга. Безнең резидентларның җитештерүләре югары технологияле, димәк, алар тиешле күнекмәләре булган һәм бөтен кирәкле стандартларга туры килерлек эшче кадрларга ихтыяҗ кичерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада югары, урта махсус һәм эшче һөнәрләрен әзерләү системасы булдырылган. Ресурс үзәкләре булдыру эше актив дәвам итә. Республикада 31 ресурс үзәге эшли.
“Ресурс үзәкләре төгәл юнәлешләргә басым ясый. Аларның кураторлары, база предприятиеләре бар. Шуның белән белгечләрне сыйфатлырак әзерли алабыз”, - диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, югары квалификацияле эшче кадрлар – ул республика икътисады өчен бәһасыз ресурс.
“Шуңа без соңгы вакытта эшче белгечләрне сыйфатлы әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез”, - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз