news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: "Һәр журналист минем йөзләгән инспекторны алмаштыра"

Казанда "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" һөнәри программасы буенча журналистларны квалификациясен арттыру курслары тәмамланды

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген ТР буенча ЮХИДИ идарәсе бинасында журналистларга "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" һөнәри программасы буенча  квалификациясен арттыру турындагы таныклыклар бирелде. Сертификатларны тантаналы шартларда ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  баш инспекторы Рифкать Миңнеханов тапшырды.

"Безнең бинада булып, безнең белгечләрне тыңлап, сез юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына якынайгансыздыр дип өметләнәм. Хәзер журналистлар юллардагы куркынычсызлык хакында дөресрәк язар дип уйлыйм. Минем шундый гыйбарә бар: "Теләсә кайсы  журналисттан юл-патруль хезмәте инспекторын ясарга була, әмма юл-патруль хезмәте инспекторынннан журналист  ясап булмый, - дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов үз чыгышында. - Кемдер моның белән килешә, кемдер - юк. Һәр журналист минем йөзләгән инспекторны алмаштыра дигән гыйбарәм дә бар әле. Без алга таба да дуслыкны дәвам итәрбез. Сезнең кәлам безнең жезлга караганда көчлерәк, нәтиҗәләр дә сизелерлек булыр дип уйлыйм".  

Квалификацияне күтәрү курсларын "Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы фәнни үзәге" ДБУ Республика матбугат һәм массакүләм кммуникацияләр агентлыгы белән берлектә әзерләгән. Шуңа да сертификатларны тапшыру тантанасында агентлык вәкилләре дә катнашты.

"Татарстан ел саен үзенең күрсәткечләрен яхшырта һәм моңа яңа алымнар табу ярдәмендә ирешелә, шул исәптән журналистлар өчен узган укыту да. Аның дәвамы булыр дип өметләнәм", -  дип ассызыклады Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин.

Казан һәм Татарстан журналистлары өч көн дәвамында Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы фәнни үзәге оештырган лекцияләргә йөрде. ТР буенча ЮХИДИ инспекторлары һәм белгечләре барлыгы 20 сәгатьлек лекция укыды.  Әйтергә кирәк, бу чараларда Татарстанның әйдәп баручы ММЧ хәбәрчеләре генә түгел, республика районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары да катнашты. Бүген аларга да квалификацияне арттыру турындагы таныклыклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Быел журналистлар өчен курслар беренче тапкыр гына үткәрелсә, балалар бакчалары педагоглары өчен алар 90нчы елларда башлап оештырыла.

ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән булган әңгәмә барышында белдергәнчә, журналистлар өчен лекцияләр эксперимент сыйфатында узган, чөнки алар беренче генә тапкыр оештырылган. "Без курсларның форматын үзгәртү һәм күбрәк нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, тыңлаучылардан тәкъдимнәр алырга өметләнәбез", - дип йомгаклады сүзен Р.Миңнеханов.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100