news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов:“Продукция һәм хезмәтләрнең сыйфаты-предприятие, төбәк уңышында мөһим фактор”

Бу принциплар республиканың кыска һәм озак вакытлы перспективага социаль–икътисади үсешен планлаштырганда нигезгә алына

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Яхшы тормыш өчен-яхшы тәҗрибә!” Россиядә ел саен ноябрь аенда уздырыла торган традицион сыйфат форумы әнә шундый шигарь белән уза. Аның быелгысын бу көннәрдә Татарстан башкаласы кабул итә. Бөтендөнья сыйфат көне һәм Ауропа сыйфат атналыгына багышланган әлеге җыенның бүген “Корстон”да пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Борис Павлов, Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Владимир Саламатов һ.б. катнашты.

Инде менә егерме ел рәттән ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат һәм стандартлаштыру буенча халыкара оешмалар инициативасы һәм БМО ярдәме белән Халыкара сыйфат көне уздырыла. Ауропа сыйфат атнасы исә 1995 елдан бирле төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Сыйфат көне Россиядә дә традициягә әйләнде. “Әлеге көнгә багышлап “Яхшы тормыш өчен-яхшы тәҗрибә!” дигән игелекле шигарь белән уздырылучы форумнар башкарган эшләргә хисап бирү урыны түгел, ә бу өлкәдә тәҗрибә алмашу мәйданы булырга тиеш”, -ди Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Воронин. Моңа кадәр Бөтенроссия сыйфат форумы Мәскәүдә оештырылса, соңгы 4 елда ул төбәкләрдә үткәрелеп килә. Казан җыенының максаты- үз белеме, сәләте, тәҗрибәсе белән россиялеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләрен чишәргә әзер булучыларны берләштерү.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләү чыгышында билгеләп узганча, бүген көндәшлеккә сәләтне үстерү технологияләр, товар һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан шуны аңлап, алдына зур бурычлар куя. Республика югары технологияле һәм сыйфатлы продукция җитештерү буенча дөньяда алдынгы позицияләргә чыгарга омтыла. “Казан органик синтез”, “Казан вертолет заводы”, “Казан компрессормаш” ААҖ, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булганнан соң, сез моңа үзегез дә төшенгәнсездер”, -диде ул форум делегатларына мөрәҗәгать итеп. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, бүген Татарстан предприятие-оешмаларда сыйфатны һәм конкурентлыкка сәләтне күтәрү буенча алдынгы урыннарның берсен били. Республикадагы 300 дән артык предприятие ИСО 9000 сертификатына ия.

2004-2006 елларда республикада продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча максатчан программа уңышлы гамәлгә ашырылды. Аның үрнәгендә күрше төбәкләр дә үз программаларын эшләде. Премьер-министр шулай ук Татарстанда яңа мәгълүмат технологияләре, халыкара сыйфат стандартлары кертү ярдәмендә сәнәгать продукциясенең сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтен күтәрү буенча Россиядә беренче булып төбәкара тәҗрибә проектының тормышка ашырылуын да искәртте. Анда республиканың 40 тан артык предприятиесе, фәнни-тикшеренү институты катнашкан. “Проектны үстерү “КАМАЗ”, “Казан синтетик каучук заводы” кебек эре предприятиеләргә чыгарыла торган продукцияләрендә экспорт өлешен арттыру, халыкара стандартларга туры килгән идарә системасын кертү мөмкинлеген бирде”, - ди ул. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2003 елда гамәлгә куелган ТР Хөкүмәтенең сыйфат буенча премияләренә конкурс та сыйфатлы эшләүне пропагандалау чарасы. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында Татарстанның иң яхшы товарлары конкурсы да оештырылып килә. “Ул безнең өчен сыйфатны яхшырту, Татарстан товарлары һәм хезмәтләрен базарга чыгару өчен мөһим элементка әйләнде. “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе нәтиҗәләре буенча, 2007 елда Татарстан предприятиеләре беренче урын алды, узган ел ил төбәкләре арасында икенче урынга чыкты”, -дип ассызыклады премьер. Аның фикеренчә, җитештерелгән продукция һәм хезмәтләрнең сыйфаты, көндәшлеккә сәләте бүгенге базар шартларында һәрбер предприятие, тармак, төбәк уңышында хәлиткеч фактор санала. Бу принциплар республиканың кыска һәм озак вакытлы перспективага социаль–икътисади үсешен планлаштырганда нигезгә алына.

Киләсе елга Бөтенроссия сыйфат форумын Воронеж кабул итәчәк. Бүгенге чарада форумның күчмә байрагы өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Гусевка тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100