news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов: "Предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр булырга тиеш"

Казанда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади совет утырышы узды

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүгенге икътисади хәл Россия җитештерүчеләренә читтән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекеләрне булдыруга этәргеч бирде һәм, шуңа бәйле рәвештә, икътисадның яңа инновацион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм җитештерүләрне махсуслаштыру, яңа технологияләр кертүгә ярдәм итү актуальләшә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстанда сәнәгый җитештерү, технология һәм белемнәрне коммерцияләштерү өчен фәнни эшләнмәләрне адаптацияләүгә мөмкинлек биргән инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Видеоконференция режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль районнары, шәһәрләре дә катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада био-, нано-, мәглүмати технологияләр, югары технологияле медицина, робот техникасы, генетика юнәлешләрен үстерү һәм яңа материаллар үстерүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге юнәлешләрне актив һәм максатка ярашлы үстерү өчен республикада дүрт инжиниринг үзәге, ике прототиплау үзәге эшли.

"Аларны оештыруның төп максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының базар ихтыяҗларына технологик әзерлеген арттыруны тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. -  Татарстан Россия Икътисад министрлыгының кече һәм урта бизнеска булышу программаларында катнашуы ярдәмендә, безнең инжиниринг үзәкләренә 2 млрд сумга якын акча салынды, аларның төп өлеше - федераль акчалар, шулай ук республика бюджетыныкы".

Шул ук вакытта инжиниринг үзәкләренең җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлегеге югары түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Алга куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның - инжиниринг үзәкләре, университетлар, зур сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятиеләр һәм тармак министрлыкларының хезмәттәшлеген җайга салу зарур.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары булырга тиеш. Инжиниринг үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул КФУ, КИТТУ-КАИны китерде. "Вуз эшләнмәләрен коммерцияләштерү белән активрак шөгыльләнү зарур, - дип саный ТР лидеры. - Инжиниринг үзәкләренең инфраструктурасын файдаланып, безнең предприятиеләрнең патент базасын үстерү кирәк".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инжиниринг үзәкләре югары технологияле кече һәм урта предприятиеләр һәм зур бизнес арасында кооперацияне тәэмин итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Ул искәртеп узганча, бүген вуз һәм предприятиеләргә идарә компетенцияләрен үстерү, базар таләпләренә туры килүче инжиниринг һәм эшче кадрларны максатчан әзерләүдә  уртак эш оештыру зарур.

Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, бүген безгә ТРның инжиниринг һәм инновацион инфараструктурасын үстерү концепциясе кирәк. 

Утырыш барышында докладлар белән ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Туполев исемендәге КИТТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                                  

news_right_1
news_right_2
news_bot