news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов” Питомник – зур табыш бирерлек бизнес, аңа карашның начар булуы гаҗәпләндерә”

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урман фәне юклыгына, урман эшендә инновацион технологияләр җәлеп ителмәүгә игътибарны юнәлтте

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгаклары һәм алдагы ел бурычлары буенча киңәйтелгән утырышы булды. ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында министр Валерий Власов рәислегендә үткәрелгән әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов, Россия урман хуҗалыгының бюджет-финанс идарәсе башлыгы Николай Петрунин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

ТР Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсенә, урман хуҗалыгы төп регламентларына, ТР Урман планына туры китереп, Татарстан Республикасында 2018 елга кадәр урман хуҗалыгы үсеш стратегиясе эшләнде. Ул исә урман комплексында дәүләти-шәхси куларкадашлыкны үстерүнең концептуаль нигезе булып хезмәт итә һәм башкарма органнар һәм закон чыгару хакимияте органнарының урман комплексын үстерүдә килешеп эшләүләрен тәэмин итә.

 

Төзелгән дәүләт контрактлары буенча 2009 ел планында каралган урманнарны саклау, яклау, үстерү ягыннан урман хуҗалыгы эшләре тулы күләмдә үтәлде һәм гомуми сумма 88,8 млн. сум тәшкил итте. Шушы ук эшне дәвам иттереп һәм урман үсентеләрен агач әзерләү өчен үстереп сату максатларында 2010 елга ачык аукционга уртак сәүдәгә дип документлар әзерләнде, гомуми сумманы 67 млн. сум тирәсе дип күзалларга кирәк. Барлыгы 2248 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән 1900 гектарында урман утыртылды. Болардан тыш, авыл хуҗалыгы җирләрендә эрозиягә каршы 716 гектар мәйданда урман утыртылды. Даими һәм вакытлыча куллану өчен 711 килешү нигезендә урман участоклары арендага бирелде, аларның гомуми мәйданы – 309,2 мең гектар. Урманнан файдаланган өчен барлык дәрәҗә бюджетларга 2009 елда, 2008 ел белән чагыштырганда, 8,1 процентка күбрәк акча керде һәм 123 млн. сум тәшкил итте (шуның 110,5 млн. сумы федераль һәм 12,5 млн. сумы республика бюджетына керде), ә план буенча 68 млн. сум иде.   

 

Татарстан урманчыларының узган елгы эшчәнлегенә чыгарылган нәтиҗәләрне игълан итү һәм 2010 ел бурычлары белән таныштыру өчен, төп доклад белән чыккан ТР урман хуҗалыгы министры В.Власов әнә шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, Россия урман хуҗалыгы /Рослесхоз белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы арасындагы багланышлар планы буенча, Саба һәм Нурлат урман хуҗалыкларында узган елны 21,2 чакрым юл салынган, смета суммасы – 59,2 млн. сум, шул исәптән республика бюджетыннан 23,7 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.

 

Министр билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан урманчысының уртача яше 48не узган, шуңа күрә яшь кадрлар әзерләү актуаль мәсьәлә булып тора. Моның өчен яшьләрдән урман хуҗалыгы эше белән якыннан таныш 11 кеше Казан дәүләт аграр университетында көндезге бүлектә  югары белем ала, тагын 14е – читтән торып уку бүлегендә, шулай ук Лубянск техникумында белем эстәүчеләр бар. Әмма әлеге тармакта айлык хезмәт хакы түбән, дип билгеләп үтте докладчы, әйтик, урман хуҗалыкларында уртача хезмәт хакы 8819 сум булса, “Лес” дәүләт бюджет учреждениесендә аннан да түбән – 7937 сум, җитмәсә, аны да тиешле вакытында тапшыра алмыйлар. Агымдагы елда исә урман хуҗалыгына җәмәгать эшләренә кешеләрне җәлеп итеп, шуңа дип каралган федераль акчаны файдалануны киңрәк җәелдерергә кирәк, дип күрсәтмә бирде В.Власов.

 

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы Татарстан стратегиясен хуплый һәм ярдәм кулы сузарга әзер тора, дип игълан итте Н.Петрунин. Хәзердән үк ярдәм күрсәтелүен раслап, Мәскәү кунагы Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы белгечлеге буенча белем алучы студентларның гел “5”легә укучыларына исемле стипендияләр билгеләнүен һәм түләнә дә башлануын, тармакта хезмәт хакын арттыру өчен кызыксындыру чаралары күрелүен, гомумән алганда, Татарстан урманчылары ил буенча мактаулылар рәтендә, дип, аларның эшеннән канәгать булуын белдерде.     

 

Утырышта чыгыш ясаган министрның беренче урынбасары Зиннур Хәйруллин белән министр урынбасары Илгиз Зарипов урман хуҗалыгының проблемалы якларына киңрәк тукталды: инвестицияләр җәлеп итү әлегә түбән, урман культураларының сыйфаты түбәнәя бара, питомникларда орлык материал юк дәрәҗәсендә һ.б. мәсьәләләр.

 

Урман инвестицияләр җәлеп итә ала, моның өчен кече һәм урта бизнесны кызыксындыру сорала, дөрес, бу яктан кризис бераз аяк чала, кытайларны моңа җәлеп итү тәкъдимен игътибар белән карарга кирәк булыр, дигән фикердә Премьер-министр Р.Миңнеханов. “Ничек кенә булмасын, урманга контрольны көчәйтү, көчегез җитми икән, эчке эшләр органнарын җәлеп итү зарур. Аренда мөнәсәбәтләре законда каралырга, килешүнең һәр пункты закон нигезендә шәрехләнергә һәм янә контрольда булырга тиеш. Хәзерге вакытта сунарчылар шулкадәр артып китте ки, аның кадәр җәнлек тә юктыр урманда. Аучылыкка бирелгән аренда участоклары янә күз уңыннан үткәрелсен, урманчылар белән аларның сүзгә килгән очраклары мәгълүм, хакимият исә законга таянып эшләсен”, - дип басым ясап әйтте Хөкүмәт башлыгы.

 

Р.Миңнеханов сүзләренчә, урман хуҗалыгы бистәләре монобистә булып кала бирәләр, аларны таратмас өчен чаралар күрелсен, чөнки андагы халыктан башка урманнар ташландык хәлгә киләчәк, шуңа күрә аларның ролен онытмаска кирәк. Ә инде питомникларның утыртыр орлыгы юк икән, урманның киләчәккә нигезе юк дигән сүз. Питомник – зур табыш бирә торган җитди бизнес ул, аңа карашның шундый начар булуы гаҗәпләндерә, алардан башка урманның киләчәген күз алдына китерү кыен, диде Премьер-министр. “Әйе, кадрлар әзерләнә, ләкин, дөресен генә әйткәндә, мин урман фәнен күрмим. Ярты гасыр ничек эшләгән булсалар, бабайлар алымнары әле дә гамәлдә. Хзәзер урман эшендә инновацион технологияләр җәлеп итү - заман таләбе”, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов һәм, гомумән алганда, республика урманчыларының эшен канәгатьләнерлек дип тапты.

 

Коллегия утырышының соңында исә лаеклыларны бүләкләү тантанасы булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100