news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында MasterCard, IBM һәм Air Liquide вәкилләре белән очрашты

«КАМАЗ» белән «Air Liquide» төркеме арасында техник газлар китереп тору буенча инвестицион контракт егерме елга имзаланды.

Р.Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында MasterCard, IBM һәм Air Liquide вәкилләре белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Башта ул «SUEZ» компаниясе генераль директоры Жан-Луи Шоссад белән очрашты. Очрашу барышында яклар чистарткыч корылмаларны эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар.

  • «SUEZ» – сәнәгать (шул исәптән куркыныч) һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә муниципаль берәмлекләр һәм сәнәгать предприятиеләре өчен хезмәт күрсәтү буенча бөтендөнья лидеры. 

MasterCard компаниясенең идарә әгъзасы, өлкән вице-президенты Тимоти Мёрфи белән әңгәмә барышында «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» сынау проектын Яшел Үзән шәһәрендә гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов һәм Тимоти Мёрфи Татарстан Республикасы белән MasterCard арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

  • Бүгенгә Татарстан Республикасында яшәүче картасы 23 цифрлы сервисны гамәлгә ашыру өчен кулланыла. 

Татарстан Республикасы Президентының IBM корпорациясе җитәкчелеге белән очрашуында Татарстан белән IBM арасында электрон сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф өлкәсендәге багланышларны үстерү мәсьәләләре каралды.

«Air Liquide» компаниясенең Татарстандагы агымдагы эшчәнлеге Рөстәм Миңнехановның «Air Liquide» президенты һәм баш башкарма директоры Бенуа Потье белән очрашуының төп темасы булды. Очрашу азагында Татарстан Президенты барында «КАМАЗ» ГАҖ белән «Air Liquide» төркеме арасында техник газлар китереп тору буенча 20 елга инвестицион контракт имзаланды. 

  • «Air Liquide» француз компаниясе техник һәм медицина газларын җитештерү белән шөгыльләнә. «Air Liquide»ның Татарстанда «Алабуга» МИЗ һәм «Химград» технополис территорияләрендә үз җитештерүләре бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100