news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов Петербург форумында хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты

Бүген шулай ук WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының оештыру комитеты белән Россиядә Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүенә кул куелды.

Р.Миңнеханов Петербург форумында хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты
http://tatarstan.ru

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген ПХИФ-2018 киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева Татарстан территориясендә «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» стратегик инициативасын гамәлгә ашыру максатларында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм «Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)» фондын гамәлгә куючы Игорь Рыбаков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)» фонды арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов катаншында «Трансойл» төркеме һәм «Русфонд» хәйрия фонды арасында Хәйрия эшчәнлеге турында килешү имзаланды, килешү Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты лабораториясендә сөяк җелегенең потенциаль донорларын типиклаштыруны автоматлаштыру һәм тизләтү өчен кирәкле җайланма сатып алуга юнәлдерүне күз алдында тота.

Бүген шулай ук WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты белән Россиядә Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүенә кул куйдылар.


  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100