Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Петербург форумында бизнеска административ басымны киметү алымын әйтте
Татарстан Президенты «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсының әһәмиятен билгеләп үтте.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның «Тикшерелгән бизнес» эшкуарларга ярдәм күрсәтү сайты кече һәм урта бизнес вәкилләренә административ басымны киметү алымы булып тора, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумда.
«Әлеге система гыйнвар башыннан бирле эшли. Бу вакыт эчендә 22 мең мөрәҗәгать килде, аларның өчтән икесе – чит төбәкләрдән», - дип искәртте Президент.
Ресурстан файдаланучыларга һәр контроль-күзәтчелек ведомствосы буенча мәгълүмат алу, закондагы үзгәрешләр белән танышу, хилафлыкларны бетерү буенча киңәшләр алу мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, алар үзләрен кызыксындырган сораулар да бирә ала, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Хәзер без электрон журнал ачарга җыенабыз, контрольлек итү органнары һәм эшкуарлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр шунда язылып барачак», - дип искәртте ТР Президенты.
Ресурс әле күптән түгел генә эшләүгә карамастан, аңа инде ихтыяҗ бар, чөнки сайтта бизнес өчен файдалы мәгълүмат тәкъдим ителгән, диде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
«Әлеге ресурсның кече һәм урта эшкуарлык субъектларына административ басымны киметергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанабыз», - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз