Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов О.Белозёров белән Казан тирәли боҗралы тимер юл төзү турында сөйләште
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында булды.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” генераль директоры – идарә рәисе Олег Белозёров белән очрашып, Казан тирәли боҗралы тимер юл төзү турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эшлекле сәфәре барышында булды. Очрашуда шулай ук Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Яклар тимер юлларда пассажирлар һәм йөк ташу үсеше буенча хезмәттәшлектә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, Казан тирәли боҗралы тимер юл төзү перспективалары каралды. Рөстәм Миңнеханов юлның төбәк сәнәгатен үстерү өчен кирәк булган республиканың өстенлекле транспорт проектларының берсе булуын билгеләп үтте.
Проектны тормышка ашыру “Алабуга” махсус икътисади зонасы районында һәм Татарстанның нефтехимия башкаласы – Түбән Камада тимер юлда өстәмә йөк ташуны тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәген белдерде.
Шулай ук әңгәмә барышында Казанның Юдино бистәсенең булачак йөз еллык юбилее темасы кузгатылды. Бистә тарихы аның аркылы узучы Горький тимер юлы белән бәйле.
Традицион рәвештә биредә тимер юлчылар гаиләләре яши. Юбилейга республика тарафыннан бистәне төзекләндерү каралган: Мәдәният йортын, үзәк өлештәге йорт фасадларын, юлларны ремонтлау тора.
Юбилейны бәйрәм итү быел август аена планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов Олег Белозёровны Татарстанга килергә һәм бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз