Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов: «Мумталакат» фонды Россия белән Бәһрәйн арасында хезмәттәшлек күперен кора
Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисади үсеш советы рәисе һәм Инвестицион фондының төп башкарма директоры белән очрашты.
(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). «Мумталакат» фонды Россия белән Бәһрәйн арасында хезмәттәшлек күперен кора. Бу хакта бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип яза президентның матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисади үсеш советы рәисе Хәлид Әл Румәйхи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең «Мумталакат» Инвестицион фондының төп башкарма директоры Мәхмүд Әл Кухеҗи белән очрашты.
Очрашу башлануга ук Рөстәм Миңнехановка Бәһрәйн Мәмләкәтенең Икътисади үсеш советының һәм «Мумталакат» Инвестицион фондының эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Әңгәмә барышында бәһрәйнлеләрне Россиядә салым салу, аерым алганда, өстәлгән хакка салым мәсьәләләре кызыксындырды. Аннары алар авыр нефть чыгару һәм аны эшкәртү өлкәсендәге тәҗрибә һәм технологияләр турында сораштылар.
«Бу мәсьәлә гади генә түгел. Бар да нефть чыгару геологиясенә бәйле. Бездә, Россиядә бер геология булса, ә сездә бөтенләй башка шартлар булырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләләр турында безнең белгечләр белән фикер алышырга кирәк. Без хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә алмашырга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге вакытта Бәһрәйн Инвестицион фонды Россиянең Турыдан-туры инвестицияләр фонды белән актив хезмәттәшлек итә. Фондның Директорлар советын Бәһрәйн Премьер-министры урынбасары Шәех Халид бән Габдулла Әл Хәлифә җитәкли.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Бәһрәйн Мәмләкәте белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә: «Безнең ил Мәмәләкәтне Якын Көнчыгышта мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер буларак карый. Әмма әлегә Россия-Бәһрәйн товар әйләнеше зур түгел. «Мумталакат» фонды позициясе нәтиҗәсендә илләребез арасында хезмәттәшлек күпере корыла һәм Татарстан бу эштә актив катнашырга әзер».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз