Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары белән очрашты
Татарстан Президенты А.Цариковский белән хезмәттәшлек турында сөйләште.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең статс-секретаре - Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яклар монополиягә каршы органнары арасында хезмәттәшлек турында сөйләште. Моннан тыш, әңгәмә барышында быел сентябрьдә имзаланган Татарстан һәм Россияне Монополиягә каршы федераль хезмәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру темасына фикер алыштылар.
Татарстан Хөкүмәт йортында очрашуда ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Федераль монополияләргә каршы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән Айрат Шәфигуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз