news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов:“Максат М-7 трассасын беренче категорияле юлга әйләндерү”

Премьер-министр белдергәнчә, бу максатка Универсиадага кадәр ирешеп булачак

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республикада шатлыклы вакыйга булды. Бүген М-7 трассасының 829 нчы километрында–федераль трасса белән Казан-Питрәч юлы киселешендә ике дәрәҗәле юл развязкасы файдалануга тапшырылды. Аның аша транспорт хәрәкәтен ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Росавтодор” Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, “Волго-Вятскуправтодор”ФДИ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин катнашты. Бу көннәрдә Казанда узучы “XXI гасырда Россия юллары” Халыкара форумы һәм конференциясе делегатлары да әлеге шатлыклы вакыйганың шаһитлары булды.

Федераль трассаның Татарстан аша узучы бу участогында хәрәкәт тизлеге бик югары. Биредә тәүлегенә 9 меңнән артык автомобиль уза. Шул сәбәпле, федераль трасса белән Казан-Питрәч юлы киселешендә юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый иде. Ике катлы юл развязкасы булу биредә иминлекне, уңайлыкны тәэмин итеп, юлны узу вакытын да кыскарта.

Әлеге развязка “2002-2010 елларга Россиядә Транспорт системасын модернизацияләү” федераль максатчан программасы нигезендә гамәлгә ашырылучы проектларның берсе. Аның бәясе 843 млн. сумнан артык. Проектның заказчысы - “Волго-Вятскуправтодор” ФДИ, ә проектлау эшләрен “Транспроект” ЯАҖ, төзелеш эшләрен, нигездә, Татарстанның подряд оешмалары башкарган. Объект төзелешен һәм финанслауны “Росавтодор” контрольдә тоткан. Яңа технологияләр кулланып төзелгән әлеге корылма ике ел дигәндә сафка баскан.

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин белдергәнчә, юл развязкасының кыска вакытларда төзелүе эшли белү сәләтен күрсәтүче дәлил. Ул бу проектның заказчыларына, проектлаучыларга, подряд оешмаларына зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның белдерүенчә, мондый объектлар төзелгәндә, яңа технологияләр куллану беренчел максат түгел, иң мөһиме: аларның иминлек таләпләренә җавап бирүе.

Хәрәкәт иминлеген һәм уңайлыгын тәэмин итәргә тиешле бу развязка төзелеше М-7 трассасын яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгаруда бер адым булып та тора. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, максат - М-7 трассасының Татарстаннан узучы өлешен (Казан-Чаллы юлын) беренче категорияле юлга әйләндерү. Аның фикеренчә, моңа 2013 елга, ягъни Универсиадага кадәр ирешеп булачак. Моның өчен тагын берничә шундый юл развязкалары төзергә кирәк булачак. Хөкүмәт башлыгы төзелеш эшләрен башкарган подряд оешмаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге объектны сафка бастыруда тырыш хезмәтләре белән зур өлеш керткән бертөркем алдынгыларга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100