news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов һәм В.Мутко Универсиаданың спорт мирасы концепциясе буенча фикерләште
Шулай ук Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек буенча да фикер алыштылар
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Кичә Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгында ведомство башлыгы Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Виталий Мутко очрашуны Р.Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына билгеләү белән рәсми котлаудан башлады. Министр Р.Миңнехановның бу вазыйфада уңышлы эшләячәгенә ышаныч белдерде. “Үз эшчәнлегегездә спортка өстенлек бирү зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады В.Мутко.
Очрашуда Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек буенча фикер алыштылар. Шулай ук Универсиаданың спорт мирасы концепциясе каралды. Татарстан Республикасы Илбашы бу зур вакыйга өчен төзелш торган объектлар турында сөйләде. Казанда 10 спорт объекты төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылды, 2010 елның май аенда тагын 8 объектны төзеп бетерү планлаштырыла дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда спорт фәнни мәгариф кластеры – “Татар дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе” югары һөнәри белем бирү буенча федераль дәүләт мәгариф учреждениесе булдыру фикер алышуда төп мәсьәлә булып тора. Бу академияне РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы гамәлгә куйган Чаллыдагы Кама физкультура, спорт һәм туристлык академиясе базасында оештыру планлаштырыла.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, академияне Казанга күчерү физкультура һәм спорт өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен заманча инновацион уку йорты формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. “Әгәр без белгечләр академиясен ачмасак 2013 елгы Универсиадада һәм алдагы ярышларда да җитди уңышларга ирешә алмаячакбыз”, - дип ассызыклады ул.
Республика Илбашы сүзләренчә, академия Татарстанда спортның 5-6 төрен үстерү өчен база мәйданы булачак. Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы үз чиратында мондый фәнни-мәгариф спорт үзәкләренең координаторы булып торачак. Якын арада Татар дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясенең яңа уку корпусы төзелешен башлау планлаштырыла, аны Россия министрлыгы финанслаячак. 2013 елда объект файдалануга тапшырылырга тиеш.
Очрашуда РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары Павел Новиков, статс-секретарь – Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары Наталья Паршикова, Бюджет һәм финанс сәясәте департаменты директоры Юлия Ленда, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазыйфаларын башкаручы Марат Бариев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин, Универсиада дирекциясе җитәкчсе Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot