news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министры Е.Зиничев белән фикер алышты

2011 елдан 2017 елга кадәр Республика бюджеты федераль министрлык структурасы үсешенә 2,2 миллиард сумнан артык акча күчергән.

Р.Миңнеханов Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министры Е.Зиничев белән фикер алышты
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Анда ул Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президенты Россия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министрлык башлыгына Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларын уздыру вакытында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең "Казан-Арена" стадионында алты матч куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җыелма командаларның кырык биштән артык күнекмәләр уздыру чаралары куркынычсызлыгын һәм башка чаралар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашулары турында сөйләде.

Казанда Дөнья чемпионаты матчлары 1 миллионнан артык җанатар катнашында үтте. Шуларның 75 меңе - чит ил гражданнары. Чемпионат чаралары вакытында гадәттән тыш хәлләр, кунакларга һәм катнашучыларга янаучы вакыйгалар булмады.

Бүген яклар Россия ГТХ министрлыгының Татарстан Республикасында эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре турында сөйләште. Төбәктә ГТХ министрлыгы федераль көчләрен һәм чараларын үстерү өлкәсендә зур эш алып барыла. Соңгы җиде елда гына (2011-2017 еллар) әлеге максаттан 2 млрд 200 млн сумнан артык акча юнәлтелде.

Әлеге акча биналар төзелешенә, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләренә (181 объект), автотехниканы сатып алуга (49 берәмлек), җиһазлар, ягулык сатып алуга, авиацион тармакны тәэмин итүгә, салым түләүгә, федераль бүлекчәләр хезмәткәрләрен медик реабилитацияләүгә һәм башка максатларга тотылган.

Агымдагы елда 10 һәм аннан да күбрәк елларда хезмәт иткән төп һәм махсус техниканы капиталь төзекләндерүгә 76 млн сумлык өстәмә акча бирелде. 2020 елга кадәр КАМАЗ шассие нигезендәге 85 автомобильне ремонтлау карала.

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ГТХ министры Евгений Зиничев Татарстан территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сөйләште.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot