news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Мәскәүдә халыкара конференциядә чыгыш ясады
“Россия һәм дөнья: яңа унъеллык чакыруы дигән халыкара конференциянең максаты - социаль-икътисади сәясәт приоритетларын ачыклап, аларны гамәли куллану инструметларын эшләү
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Россия һәм дөнья: яңа унъеллык чакыруы (“Россия и мир: вызовы нового десятилетия) дигән халыкара конференциядә катнаша. Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе бинасында уза.
Халыкара конференциянең максаты - социаль-икътисади сәясәт приоритетларын ачыклап, аларны гамәли куллану инструметларын эшләү. Конференция дискуссияләр һәм эксперт “түгәрәк өстәл”ләре формасында уза. Аларда катнашучылар ил үсешенең үзәк тенденцияләре хакында фикер алыша, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Конференция эшендә РФ Хөкүмәтенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ Саклык банкы рәисе Герман Греф, Россиянең әйдәп баручы сәясәтчеләре, Россия һәм чит илләрдән консультантлар, тикшеренүчеләр катнаша.
Конференция делегатлары алдында чыгыш ясаган ТР Премьер-Министры Рөстәм Миңнеханов икътисади кризис шартларында да республикада социаль тотрыклылыкны саклау белән бәйле төп бурычның үтәлүенә басым ясаган. Хөкүмәт рәисе Татарстанда гамәлгә ашырылучы кризиска каршы чараларга, аларның нәтиҗәләренә тукталып үткән. Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү –шуларның берсе. Узган ел иҗтимагый эшләргә, шулай ук үз эшен оештыру, яңадан уку буенча программаларга 300 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. 2009 елда республикада күп катлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренә 26 меңгә якын төзүче җәлеп ителгән. “Төзелеш тармагы кризис тәэсирен тагын да көчлерәк сизде. Шуңа күрә капиталь ремонт һәм үтемле торак төзелеше программаларын үтәүгә аеруча игътибар бирелде”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Муниципаль берәмлекләрне һәм төбәк оешмаларын автотехника белән тәэмин итү буенча федераль программа республика учреждениеләрен модернизацияләүгә ярдәм иткән. ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, Татарстанда санитар машиналар, мәктәп автобуслары, янгын сүндерү машиналары, коммуналь техника паркы яңартылган.
Үсеш перспективалары хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына тукталган. Аның сүзләренә караганда, республикада 2000 елдан бирле нефть химиясе өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла. Алар ярдәмендә нефть химиясе күләмен 2,4 тапкырга арттыруга ирешелгән. Хәзерге вакытта Татарстанда нефть химиясе һәм нефть эшкәртүне үстерү буенча өченче программа әзерләнә. Гамәлдәге нефть-химия предприятиеләрен модернизацияләүне күздә тоткан һәм җитди инвестицияләр таләп итүче бу программа тиздән тәкъдим ителәчәк. “Алга таба да нефть химиясен үстерәчәкбез. Ул урта сыйныф үсеше өчен җитди нигез”, -ди ТР Хөкүмәте башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2