news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов һәм М.Бабичка Теләчедә оештырылачак спорт кластеры проекты турында сөйләделәр

Теләчедә берничә спорт объектыннан торган комплекс пәйда булачак дип көтелә.

(Теләче, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Теләче муниципаль районында тулы бер спорт кластеры формалаша. Биредә физик культура һәм спортны үстерүгә ныклап керешкәннәр. Берничә объектны колачлаячак спорт кластеры турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка сөйләделәр. Искәртеп үтик, бүген рәсми затлар "Теләче-Арена" боз сарае ачылышында катнашты. Әлеге спорт корылмасы район көненә махсус өлгертелгән.

Спорт кластеры проекты "Батыр" спорт комплексында тәкъдим ителде. "Без бөтен Россия өчен спортчылар әзерләү үзәген оештырмакчы булабыз", - диде Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов. Районда спорт кластерын булдыру бер территориядә ел әйләнә эшләүче массакүләм һәм урам спорт төрләрен туплауга юнәлдерелгән. Алар спорт-массакүләм һәм корпоратив программаларны үстерү өчен база булачак. Барлык объектлар бер-берсеннән 1 километр радиуста урнашачак. Спорт кластеры үз эченә берничә объектны ала. "Батыр" спорт комплексы, ачык футбол кыры, күп функцияле спорт залы, чаңгы базасы, ат спорты комплексы, ачык стадион инде бар. Киләсе елда футбол манежы, бассейн, универсаль спорт мәйданчыгы сафка басарга тиеш. Якын киләчәктә 200 урынга исәпләнгән кунакханә, футбол стадионы, тренажер мәйданчыгын төзү хыялы белән яшиләр.

 
Рөстәм Миңнеханов проектны күргәч, шелтәләп тә алды. Проектта шаблон буенча эшләнгән кебек биналар Президент күңеленә бик хуш килмәде, алар аңа артык гади кебек тоелды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, алар әллә каян күренеп торырлык, зәвыклы, ачык төстә булырга тиеш.
 
"Безнең медицина өлкәсендә сырхауханәләр стиле бар. Спорт объектларының да үз стилен эшләргә кирәк. Алар матур, зәвыклы булырга тиеш. Мондый шаблонлы дизайн булса, архитектор эше юк дигән сүз", - ди ул.

Проект дәүләти-шәхси партнерлык нигезендә тормышка ашырыла. Объектларның кайберләре муниципаль бюджеттан төзелсә, киләсе елга берничәсе инвестор ярдәме белән куллануга тапшырылыр дип көтелә. Инвесторның эшкә керешкәнен һәм хәзер документлар пакеты төзелүен әйттеләр. "Район башлыгы белән сөйләшкәндә, спорт объектлары белән кызыксыну зур булуын аңладык. Шуннан безгә җир участогы бүлеп бирү турында килештек", - дип инвестор Нияз Әнвәров 2018 елда футбол манежы корылмасы сафка бастырылачагын әйтте. Аның әйтүенчә, алга таба, 2019 елда, Россия Спорт министрлыгы белән берлектә, җылытыла торган футбол кыры төзелеше ниятләнә. "Өйрәнү-тренировка җыеннарын уздырып булыр иде биредә. Хәзер, шулай ук, кунакханә төзелеше өчен инвестор эзләү буенча программа эшләнә. Бу спартакиадалар, төрле ярышлар уздыру өчен тулы бер комплекс булачак. Кешеләр гаиләләре белән ял итәргә дә килә алачак", - диде.
 


Теләчедә бүгенге көндә 13 мең 950 кеше яши, шуларның 2669 ы - 18 яшьтән 30 яшькәчә. Системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән 44 процент кеше шөгыльләнә. Муниципаль берәмлекләр арасында Теләче 17 нче урында. Теләче районында бүгенге көндә төрле төрдәге 86 спорт корылмасы бар. Физик культура һәм спорт өлкәсендә 56 штатлы белгеч эшли, аларның 22 се районның 14 гомуми белем бирү мәктәбендә физик культура укытучысы. "Теләче" балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 5 спорт төре буенча 18 тренер эшли. Уку елы дәвамында район мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары, алкалы хоккей, волейбол, футбол, мини-футбол, баскетбол, өстәл теннисы, армреслинг буенча спартакиадалар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100