Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов һәм Истанбул медуниверситеты ректоры студентлар алмашу турында фикерләштеләр
Югары уку йортының Төркиядән читтә дә филиаллар ачу, диплом программаларын кертү хокукы бар.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Төркиягә эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Истанбул медицина фәннәре университеты ректоры Җәүдәт Эрдөлем белән очрашып, студентлар алмашу турында фикерләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Җәүдәт Эрдөлем мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында да сөйләшкән.
Әлеге университеты составында 20 фәнни-тикшеренү үзәге һәм аңа бәйле хастаханәләр челтәре бар. Бүген университетта 5,5 мең студент белем ала. Югары уку йортының Төркиядән читтә дә филиаллар ачу, диплом программаларын кертү хокукы бар.
Шулай ук "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ һәм Истанбул медицина фәннәре университеты арасында медик симуляторларны куллану өлкәсендә багланышларны үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр турында беркетмә имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз