news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: «Мәдәният тармагына беркайчан да мондый бүләк ясаганыбыз юк иде»

ТР Хөкүмәте республиканың иң яхшы мәдәният учреждениеләренә автобуслар һәм макталган мәдәният хезмәткәрләренә грантлар бирде

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген республиканың мәдәни даирәсендә зур бәйрәм. «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда, Татарстанның иң яхшы мәдәният учреждениеләренә һәм макталган мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр бирелү уңаеннан, театральләштерелгән тантана булды.

Төгәлрәге, ТР Хөкүмәте исеменнән республика һәм район, шәһәр муниципаль берәмлекләре мәдәният учреждениеләренә, 27 «Fiat Ducato» һәм 6 «НефАЗ» автобуслары ачкычларын, мәдәният һәм сәнгать, кинематография учреждениеләренең 62 хезмәткәренә грантлар тапшыру өчен ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева килде.

Кыш бабай кулындагы нәни чыршыга эленгән автобус ачкычларын учреждение директорлары кулына тапшырганчы, республика Хөкүмәте башлыгы үзенең чыгышында инде соңгы көннәрен санаган 2009 ел ахыргы 10 елда иң авыры булды, дип искәртте. «Шулай да, әлегәчә беркайчан да мондый бүләк ясаганыбыз юк иде: сәламәтлек, хокук һәм җәмәгать тәртибе сагындагылар күз уңындарак булды, мәдәният өлкәсе читтәрәк кала килде. Аның каравы, бүген әнә нинди зур шатлык», - дип белдерде.

Р.Миңнеханов кулыннан республика бүләген кабул итеп алган Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан 62 номинант 4 номинациядә билгеләп үтелде. Аерым алганда, тармак үсешенә зур өлеш керткән 8 учреждение җитәкчесе «Иң яхшы җитәкче» (100 мең сум), кимендә 20 ел шушы өлкәдә эшләп коллектив эшенә зур өлеш керткән 21 зат «Таяныч һәм дәрәҗә» (50 мең сум) номинацияләре буенча бүләкләнде. «Перспектива» (30 мең сум) номинациясендә исә 30 яшькә кадәргеләрнең күп дигәндә 7 ел эчендә зур нәтиҗәләргә ирешкән 16 яшь талант, ә «Профессионал» (70 мең сум) номинациясендә югары һөнәри осталыкка ирешкән һәм тармак үсешенә сизелерлек өлеш керткән 17 зат грант алды.

       «Профессионал» номинациясе гранты бирелгән мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров республика җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләрен җиткереп: «Шул шатлыктан җырлармын дип килгән идем, көне бик суык», - диде. Министр Зилә Вәлиева исә: «Көне суык булса да, күңелләрдә шундый җылылык. Республика мәдәният учреждениеләренә 33 автомобиль бирелә икән, димәк, гастрольләргә чыгу, яшьләрнең талантларын ачу мөмкинлеге артачак һәм бу әле башы гына», - дип өметләндерде һәм Хөкүмәт грантлары әле беренче тапкыр гына тапшырылуын басым ясап әйтте.

З.Вәлиева сүзләренчә, киләсе елның беренче кварталы ахырында икенче транш – тагын бер партия машина биреләчәк. Ә хәзергә кадәр мәдәният учреждениеләренең транспорты уртача 80 процентка тузган, андый транспорт белән юл йөрү музыкантлар, артистлар өчен дә куркыныч, ә инде мондый өр-яңа автобусларда гастрольга чыгу ышанычлы, ә тамашачыга – яңа мөмкинлекләр һәм зур бәйрәм, диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100