news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов һәм А.Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады

"Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документта 1D һәм 3D геомеханик модельләр ясау өчен төгәллеге югары дәрәҗәдә булган хисап методларын эшләү һәм математик нигезләү буенча инновацион проектны гамәлгә ашыру кысаларында яклар багланышын билгели. "Газпром"га әлеге тема буенча тәҗрибә-конструкторлык эшен хәзерге вакытта Иннополис университеты башкара.

Килешү буенча проектта катнашырга теләгән Россиядәге нефть-газ өлкәсе компанияләрен җәлеп итү карала.

Документ 2016 елда имзаланган "Газпром" ГАҖ белән Татарстан Республикасы арасындагы фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешүне дәвам итү максатыннан имзаланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100