news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Lucas-Nülle җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Очрашу ACHEMA-2018 нефтехимия җиһазлары күргәзмәсе кысаларында узды.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Lucas-Nülle (Лукас-Нюлле) немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашып, хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу ACHEMA-2018 нефтехимия җиһазлары күргәзмәсе кысаларында узды. Күргәзмә бүген Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә ачылды.

  • Lucas-Nülle техник өлкәләрдә профессиональ белем алу һәм квалификация күтәрү өчен югары сыйфатлы заманча укыту системаларын эшләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнә.

Очрашуда нефть һәм нефтехимия тармаклары өчен белгечләр әзерләгәндә уникаль укыту методикаларын куллану буенча, Татарстан белән Lucas-Nülle арасындагы хезмәттәшлек перспективалары каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot