Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Миңнеханов Әлмәттә "Сәламәтлек" паркын ачканда, шәһәрнең елдан-ел матурая баруын әйтте
Парк шәһәрдә яшәүчеләр ялы һәм Үзәк район хастаханәсендә дәваланучы кешеләргә тернәкләнү өчен шартлар булдыру өчен ясалган.
(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында "Сәламәтлек" паркын ачуда чыгышында шәһәрнең елдан-ел матурая баруын әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Елдан-ел шәһәр матурая бара, һәм бирегә килгән саен, без үзгәрешләрне күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге көн дә шундый - без искиткеч парк күрдек. Бу уникаль урынга Әлмәт халкы гына түгел, ә шәһәр кунаклары да киләчәк".

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, әлеге территориядә куе урман булган - наратлар, каеннар, карт тирәкләр үскән. Шул территория аша якын тирәдә яшәүче кешеләр транспорт тукталышына, үзәк район хастаханәсенә, мәктәп һәм балалар бакчасына йөргәннәр.
Хәзер Әлмәттә Зифа Балакина урамында территорияне төзекләндерделәр. Эшләр иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында башкарылган. Биредә агач-куаклар утыртканнар, яр буен ныгытканнар, күпер төзелгән, спорт җиһазлары куелган һәм шулай ук балалар өчен мәйданчык урнаштырылган. Паркны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 100 миллионнан артык сум бүлеп бирелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Паркны ачу Әлмәт шәһәренә 65 ел тулу юбилеена багышладылар. Аның концепциясе уңайлы табигать почмагы ясауга, гражданнар өчен җәяү йөрү урыны, ял итү урыны булдыруга корыла. Паркны ясаучылар территориядә мөмкин кадәр яшеллекне сакларга тырышканнар.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, 75 ел элек, ил өчен иң катлаулы чорда, биредә нефтьне сәнәгый үзләштерә башлыйлар, ә бүген Әлмәт - Татарстан Республикасының нефть башкаласы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз