news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Р.Миңнеханов Кытайның Sinotruk заводы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Республика Президенты Sinotruk автоконцернында авыр һәм уртача авырлыктагы йөк машиналары җитештерү белән танышты.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Цзинань шәһәренә эш сәфәре кысаларында Кытайның Sinotruk автоконцерны җитәкчелеге белән очрашты һәм хезмәттәшлекнең мөмкин булган вариантлары (шул исәптән, газ-моторлы техниканы үстерү өлкәсендә) турында фикер алышты. Бу хактагы мәгълүмат Президент сайтында урнаштырылган.

«Без ачык һәм хезмәттәшлеккә әзер. Татарстан белән Кытайның Weichai Power мотор төзү корпорациясе арасында хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде. Якын көннәрдә сезне Татарстанда сәламләвебезгә шат булачакбыз», - диде Миңнеханов.

Президент шулай ук Кытайның Sinotruk автоконцернында авыр һәм уртача авырлыктагы йөк машиналары җитештерү белән танышты. Корпорация йөк машиналарының төрле төрләре, махсус автомобильләр, автобуслар, двигательләр, агрегатлар (һ.б.) проектлау, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Автоконцернда эшләп чыгарылган машиналар төзелештә, йөк ташуда һ.б. өлкәләрдә файдаланыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов заводның күргәзмә комплексында да булды. Ул биредә төрле техника үрнәкләре һәм автомобиль компаниясенең тарихы белән танышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot