news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Кыска вакытта “Яңарыш” фонды моңарчы булмаган күләмдә эш башкарды”

Казанда ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының бишьеллыгына багышланган тантаналы чара узды

  (Казан, 23 март, «Татар-информ», Люция Камалова). “Яңарыш” республика фонды төрле оешмалар һәм кешеләр көчләрен берләштерә һәм гамәлләрен координацияли, югары ышанычка һәм зур уңышларга нигезләнгән нәтиҗәле эш механизмы булдыра алуы белән уникаль. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының бишьеллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма академия театрында узды. Анда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын “Яңарыш” фондын, шулай ук Минтимер Шәймиевне беренче юбилей һәм борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлеге тарихи һәйкәлләрен торгызуда ирешкән уңышлары белән котлаудан башлады.

“Яңарыш” республика фонды төрле оешмалар һәм кешеләр көчләрен берләштерә һәм гамәлләрен координацияли, югары ышанычка һәм зур уңышларга нигезләнгән нәтиҗәле эш механизмы булдыра алуы белән уникаль. Шул сәбәпле,  ул кыска вакытта моңарчы булмаган күләмдә эш алып барды: 5 ел элек кызганыч хәлдә булган дистәләрчә объект реставрацияләнде һәм торгызылды”, - диде Р.Миңнеханов.

Татарстанның һәйкәлләрен торгызу инициаторы - республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, дип искәртте Татарстан Президенты. “Берьюлы ислам һәм православие культурасы һәйкәлләрен торгызырга алынып, сез җәмгыятьне рухи яңарту лидеры булдыгыз. Сезнең шәхси абруй, дәүләт күләмендә җитәкче тәҗрибәсе һәм чиксез кешелеклелек сыйфаты уңышка ирешү нигезе булды”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Яңарыш” фонды беренче эш көненнән үк Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды. Фонд максатчан программалар буенча республика һәм федераль акчалар җәлеп итә алды һәм Болгар белән Зөядә зур күләмле эш башкарылды. Республика Президенты һәйкәлләрне торгызуда бәһасез ярдәм күрсәткән министрлыклар һәм ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре, Россия һәм чит ил инвесторлары, бизнесменнарга рәхмәт белдерде. “Әлбәттә, фонд эшчәнлегендә республикада яшәүчеләр дә ярдәм итте. Моннан тыш, фонд эше ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан һәм Казан митрополиясе белән бергә башкарыла”, - диде Р.Миңнеханов.

Узган ел Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертүне Татарстан һәм Россия өчен күптән көтелгән зур җиңү, дип белдерде республика Президенты. “Бу яңа перспективалар булдыра һәм Зөя утрау-шәһәрлеген этәрү буенча яхшы мөмкинлек ача. Безнең мөмкинлекләр югары”, - дип рухландырды ул.

Тарихи энҗе бөртекләрен торгызу Татарстанны читтә дә таныта, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ел саен Болгарга һәм Зөягә баручылар саны арта. Узган ел гына да биредә 465 мең кеше булган, Болгар музей-тыюлыгында - 285 мең кеше, Зөядә – 180 меңнән артык. Бу, 2010 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк. “Без ирешкәннәргә генә тукталмыйбыз, безгә әле күп эш башкарырга кирәк”, - дип дәвам итте Р.Миңнеханов. Аерым алганда, Болгарда кунакханә төзелеше өчен урын билгеләнде, дип белдерде ул. Моннан тыш, Болгарда һәм Зөядә яңа уникаль музейлар булдырылачак, төзекләндерү эшләре дәвам итә.

“Уйланылганның барысы да тормышка ашачак һәм “Яңарыш” фондының бишьеллык тарихы дәвам итәчәгенә ышанам”, - диде Р.Миңнеханов.

“Яңарыш” фонды коллективы Татарстан тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклау һәм торгызу эшенә аерым өлеш керткәннәре өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рөстәм Миңнеханов бүләкне Минтимер Шәймиевкә тапшырды.

“Рухи торгызу вакыты җитте. Без моны сүздә генә түгел, ә эш белән күрсәттек. Бүген бу хакта барлык мөнбәрләрдән билгеле горурлык белән әйтә алабыз. Моның өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм”, - диде М.Шәймиев. Татарстанда һәйкәлләрне торгызу проекты бөтен халыкныкына әйләнде, дип билгеләп үтте.

“Чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнгән эш һәрвакыт хуплау таба, дип әйтүдән туктамыйм. Без әле нәрсә эшләнелгәнен бәяли дә алмаганбыздыр, иң мөһиме, бу безнең кешеләрне берләштерә. Бу цивилизацияле үсеш юлында яңа сүз”, - дип саный М.Шәймиев. Ул Рөстәм Миңнехановка югары бәя бирүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген яңа бурычлар куярга кирәклеген билгеләп үтте. Мисал өчен, туристларны җәлеп итү, аның сүзләренчә, республика бай мәдәни, тарихи һәм архитектур мираска ия.

“Без төрле дәрәҗәдәге кунаклар өчен бик тиз җәлеп итүчән була алабыз. Әйдәгез, кичектермичә моны эшлик. Биш ел элек безнең нәрсәгә сәләтле булуыбызга үзем дә ышанмас идем. Менә без нинди молодецлар. Әйдәгез, безнең республиканы тагын да җәлеп итүчән һәм матуррак итәргә тырышыйк”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев. Ул үз чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионовага аерым рәхмәт белдерде.

Тантаналы чара “Кара пулат” спектакле белән дәвам итте. Бу опера-легенда ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды инициативасы һәм финанс ярдәме белән сәхнәгә куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100