news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов: “Кулланучылар кооперациясен электрон сәүдә системасына җәлеп итәргә кирәк

Татпотребсоюз”ның чираттагы коллегиясендә кулланучылар җәмгыятенең 2009 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлары билгеләнде

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Кичә “Татпотребсоюз”ның чираттагы коллегиясендә кулланучылар җәмгыятенең 2009 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлары билгеләнде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шәхси хуҗалыклар – авылда продукция җитештерү өчен мөһим ресурс, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Киләчәктә дә Татарстанда шәхси хуҗалыкларның уңышлы эшләве өчен шартлар булдырылачак, дип ышандыра ТР Премьер-министры.
Р.Миңнеханов игътибарны ТР авыл җирлекләренең 25 процентында сәүдә предприятиеләре булмавына юнәлтте. Бу проблеманы бергәләп хәл итәргә кирәк, дип саный ТР Премьер-министры.
Ул шулай ук игътибарны акрын үсеш алучы тармакның проблемаларына юнәлтте. Бу эштә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты да катнашырга тиеш. Продукцияне әзерләү һәм эшкәртүдә дә ярдәм күрсәтергә кирәк. Бу тармакта халыкның үзмәшгульлеге һәм җәмәгать эшләре оештыру буенча федераль программаның да үз урыны булу зарур. Кулланучылар кооперациясен электрон сәүдә системасына җәлеп итәргә кирәк, диде Р.Миңнеханов. Күптән түгел ТР Хөкүмәте тарафыннан федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән агросәнәгать паркы проекты Татарстан үсеш алырга тиеш, дип саный ул.
ТР муниципаль районнарының башкарма комитеты җитәкчеләре үзләрендә Кулланучылар җәмгыяте советы рәисе дә булсын дигән тәкъдим ясады Р.Миңнеханов. Кулланучылар кооперациясе муниципалитетлар, ТР Хөкүмәте, һәм башка структуралар ярдәменнән башка уңышлы үсеш ала алмый, дип саный ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Аның фикеренчә, бу чаралар авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күләмен генә арттырып калмыйча, сыйфатын да яхшыртачак.
Р.Миңнеханов бу тармакта эшләүче иң яхшы хезмәткәрләргә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100