news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Р.Миңнеханов: "Кризис ТР юл өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашырырга комачауламаячак"
ТР Премьер-министры ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Дөньяви финанс кризисына карамастан, Татарстан юл өлкәсендә эре проектларны гамәлгә куюны дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган “2009 елда Татарстан Республикасы транспорт комплексының эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлары” темасына багышланган коллегиядә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерелде.
ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, 2010 елда иң мөһим бурычларның берсе 2013 елгы Универсиаданың инфраструктура объектларында эшләрне ныклап башкару. Зур эшләр башкарырга кирәк булачак, бу максатларга 10 млрд. сум акча бүлеп бирелә.
Шулай ук Свияжски төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелеше һәм Казан аэропортын модернизацияләү эшләре дә дәвам итәчәк. Шулай ук торак пунктларга юллар салу бурычы да тора. Татарстанда әлегә 900 авыл җирлегендә яхшы юллар юк.
Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга 11 февральдә Россиянең Премьер-министры Владимр Путин катнашында «Соллерс» һәм «FIAT» компанияләре арасында уртак предприятие төзү турында меморандум имзалануы турында искәртте. Аның сүзләренчә, яңа завод зур күләмдә йөкләрне күчерүне таләп итәчәк һәм киләчәктә тимер юл һәм автотранспорт арасында йөк агымын балансларга кирәк булачак.
Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе гадәттән тыш актуаль һәм бары ттик ярым-йорты чаралар белән генә юлларда тәртип урнаштырып булмый, дип белдерде Премьер-министр. Хәзерге вакытта видеофиксация системасы ярдәмендә бер елда Казанда гына да 700 мең юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын нигездән яхшыртырга һәм юл кагыйдәләрен үтәү буенча контрольне көчәйтергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләрен 26 февральдә Казанда узачак “Эшчәнлек иминлегенең заманча проблемалары: тәҗрибә, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакырды. Россия төбәкләре, ерак һәм якын чит илләр, шул исәптән АКШ, Австрия, Израиль һәм башка илләр вәкилләре эшчәнлек иминлеге проблемалары буенча фикер алышырга җыелачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot