news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Р.Миңнеханов: “Кораллы көчләргә хөрмәт белән карау – илнең абруе”
Бүген ТР Премьер-министры татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
Скопировать ссылку
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле дуслар!
Сезне батырлык һәм хәрби дан бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Быел бу бәйрәм аеруча игътибарга лаек, чөнки быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел.
Хөрмәтле ветераннар! Сезгә булган хөрмәтне һәм рәхмәтне белдерү өчен кирәкле сүзләр табуы авыр. Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы. Респубика ветераннарына нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим һәм сез яхшы яшәсен өчен без барысын да эшләячәкбез.
23 февраль – чыннан да бөтен халык бәйрәме. Бу көнне традиция буенча хезмәт бурычларын үтәгән солдатларны һәм бу юлны үтәргә тиешле егетләрне хөрмәтлибез.
Куркынычсызлык, дәүләтнең суверенитетлыгы, гражданнарның тынычлыгы, иртәге көнгә ышаныч – болар барысы да безнең армиянең хезмәте. Кораллы көчләргә хөрмәт белән карау – илнең абруе.
Әмма Ватан – ул зур ил генә түгел, ә син яши торган шәһәр, ата йорты, гаиләң һәм үз эшең. Бу бәйрәм һәр чын ир-ат үзенең көндәлек хезмәте белән мөһим тормыш кыйммәтләрен саклап калырга һәм арттырырга тиешлеген искә төшерә.
Хәзерге вакытта хәрби форма киеп йөрүчеләрне аеруча котлыйм. Армия сафларында хезмәт итү җиңел түгел, әмма безнең егетләр чын ир-атларга хас булган тырышлык белән хәрби хезмәтен уза.
Чын күңелемнән барыгызга да Ватанга тугъры хезмәт итүегезне, авыр хезмәтегездә уңышлар, ә Татарстан ветераннарына һәм ир-атларына нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!
ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2