news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Р.Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Быелның 9 ае эчендә Германия белән товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата 80%ка арткан, ди Рөстәм Миңнеханов.

Р.Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште
prav.tatarstan.ru

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«КНАУФ» ягыннан сөйләшүләрдә «КНАУФ» халыкара төркеме идарәче партнеры Манфред Грундке, «КНАУФ» халыкара төркеме милекчеләре комитеты рәисе Ганс Петер Ингениллем, «КНАУФ БДБ» төркеме идарәчесе Янис Краулис катнашты.

Германия – Татарстан Республикасының әйдәүче стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Ул искәрткәнчә, кичә кич ул Мюнхенда булган, анда– «ТАИФ» компанияләр төркеме белән «Сименс» компаниясе арасында контракт имзаланган, бу – республика икътисады өчен мөһим вакыйга, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, Россиянең бер төбәге буларак, Германия җирләре: Бавария, Саксония, Тюрингия һәм башкалар белән багланышларны үстерә һәм актив хезмәттәшлек итә.

Быелның 9 ае эчендә Германия белән товар әйләнеше үткән елның шушы чорына карата 80%ка арткан, диде Рөстәм Миңнеханов. Германиядән тупланган инвестицияләр күләме 1 млн. евро чамасы.

«Сезнең компания продукциясе безнең барлык объектларда да кулланыла», - диде Рөстәм Миңнеханов, «КНАУФ» җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Очрашу барышында «КНАУФ» белән хезмәттәшлекнең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, компаниянең халыкара бизнесны үстерүе мәгълүм булган. «КНАУФ» компаниясе «Армстронг» (АКШ) компаниясен сатып алу турында килешүгә якынлаша икән.

Татарстанда «Армстронг» предприятиесе «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә эшли.

«КНАУФ» вәкилләре хәбәр иткәнчә, компания күптән Россия базарында эшли, бүген Россиядә аның хезмәткәрләре саны 5 меңгә җитә. Бизнес уңышлы дәвам итә һәм Татарстанда «Армстронг индастри» компаниясе белән кушылу аша хезмәттәшлек мөмкинлеге килеп туды, дип белдерде «КНАУФ» җитәкчелеге вәкиле. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Армстронг» атмасы да сатып алынган. Шулай итеп, «КНАУФ» үзенең брендын яңарта һәм киң халыкара бизнес булдыра.

Аннары яклар компаниянең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100